tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Еманжелинскта “Ак калфак”
Еманжелинскта “Ак калфак”

Еманжелинскта “Ак калфак”

Чиләбе өлкәсендә «Ак калфак» оешмасы барлыкка килгәнгә инде бер ел булды. Беренче очрашуны без минем туган шәһәрем Еманжелинскта оештырдык. Һәм әле дә яңа утырышны һәм яңа кешеләр беләр очрашуны кабат биредә, Еманжелинскта уздырырга булдык. Бу очрашу башка төрлерәк булды, башка районнарда оештырылган очрашуларга ошамаган.

Хатын-кыз ул гаилә, өй, балалар. Нәкъ балалар безнең очрашуның кунаклары булдылар да инде. Без әлбәттә әниләрне, әбиләрне дә чакырдык, тик балалары һәм оныклары белән. Беренче минуттан ук балаларның күзләрендә кызыксыну очкыннары, безнең кечкенә күргәзмәбездә күргәннәрен үз куллары белән эшләү теләге кабынды. Бизәкләр, гөлләр турында сораулар булды. Төенчекләрне заманча тормышта да кулланып булуы турында сөйләдек без: нигә, мәсәлән, аларны кәрәзле телефон өчен, күзлек өчен футляр кебек итеп кулланмаска ди. Ә изү – әбиләрнең генә түгел, ә заманча бизәнчек һәм аны без хәзерге модага үзебез кертә алаблыз. Балаларның күзләрендә ялкын кабынды, азарт барлыкка килде: үзләре, үз куллары белән эшләргә.

Балалар фантазиясенең иге-чиге юк һәм ул без өлкәннәрнең, карашыннан аерылып тора. Һәм бу бик шәп! Тәкъдим ителгән калыпларны, тупланган бизәкләрне алар нигез итеп алдылар, әмма күпчелектә бизәк тулысынча аларның фаразлары булды.

Нинди ачык әйберләр килеп чыкты безнең кызларның. Җәй, кояш төсләре, тыныч һәм назлы ай сүрәте, әнигә чәчкәләр – бөтен нәрсә бизәкләрдә. Беренчеләрдән үзенең әнисенә дигән бүләген Сережа тәмамлады, ул әбисе һәм сеңеле Алина белән килгән иде. Әлбәттә балаларга әниләре һәм әбиләре ярдәм итте, тик өлкәннәр дә үзләренә бизәнгечләр эшләделәр. Ә безнең кул осталарыбыз Галина Дорохова һәм Рәисә Мөхәмәтшинаның киңәшләре гади булмады, бу буяулар кушылмасы, материаллар, бизәкләр дөньясына экскурсия иде.

Һәм әлбәттә инде һәр очрашуыбыз Еманжелинск шәһәренең милли мәдәният үзәге хуҗасы София Абдрашитова әзерләгән тәмле һәм кайнар чәй артында, күңелле сөйләшүләр һәм фикерләшүләр белән тәмамлана. Безнең кызлар мондый очрашулыр ешрак булсын дигән теләктә калдылар һәм һәрвакыт ярдәм итәргә һәм очрашуларга үзләренең апаларын, сеңелләрен һәм дусларын алып килергә сүз бирделәр.

Люция САБИРОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*