tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әмирхан Еникинең тууына – 110 ел: “Телне эшләтә белергә кирәк”
Әмирхан Еникинең тууына – 110 ел: “Телне эшләтә белергә кирәк”

Әмирхан Еникинең тууына – 110 ел: “Телне эшләтә белергә кирәк”

Әмирхан Еникинең тууына 100 ел тулуны Г.Камал театры бинасында билгеләп үткән идек. Шактый соңарып, ел азагында гына искә алынганы хәтердә калган. Быел театр затлы тамашачысын әдипнең туган көненә берничә көн кала  җыйды. Еникинең 110 еллыгы “Җиз кыңгырау” әсәре каһарманы –  җиз кыңгырау чыңы белән башланды.

Әлеге кичәнең үтәчәге хакында без олуг җырчыбыз Илһам Шакировны озатканда белгән идек инде. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәй­миев олпатларыбызны искә алу кичәләрен югары дәрәҗәдә бил­геләп үтәргә кирәклеген әйтте. Аларның язганнары рухи мирас булуын кат-кат искәртте. Кызганыч, Минтимер ага үзе бәйрәмдә катнаша алмады. Респуб­ликаның аксакалы бу минутларда Россия Президенты Владимир Путин белән тарихи мирас мәсь­әләсе хакында сөйләшә, диделәр.

“Татар теленә яңадан кайтырга кирәк”

Экранда исә Әмирхан Еники­нең әйтерсең лә “Яңарыш” фондына атап әйтелгән сүзләре яң­гырады. 165 нче мәктәп базасында өч телле мәктәп оештырырга телибез икән, Әмирхан абыйның фикере бу мәсьәләдә төп нигез була ала лабаса. Әмирхан Еники моннан дистәләрчә еллар элек менә нәрсә дигән:

– Татар теленә яңадан кайтырга кирәк. Ә кайтыр өчен татар балалары 100 проценты белән бары тик үз ана телендә укый башларга тиеш. Бөтен дөньяда шулай. Һәр милләт баласы иң элек үз телендә укырга, язарга өйрәнә. Безгә дә, шул максатка ирешер өчен, беренче нәүбәттә башлангыч мәктәпләр­не ачарга һәм аларның санын күбәйтергә кирәк. Юк, безгә татар гимназияләре, татар университетлары кирәк, дип ялкынланып сөйләүчеләр булды. Анысы да дөрес. Анысы да бик дөрес. Әмма адәм баласы укуын бит университеттан башламый, мәк­тәпнең беренче сыйныфыннан башлый. Балаларны ана телендә укыта башлау Татарстанда махсус закон нигезендә мәҗбүри булырга тиеш. Кабатлап әйтәм, сүз укыта башлау турында бара. Ягъни бала үз телендә камил укый-яза белгәнчегә кадәр. Моның өчен 4 еллык башлангыч мәктәп­не тәмамлау җитәчәк. Шуннан соң инде баланың теләсә нинди телдә укуын дәвам итәргә хакы булырга тиеш. Татарның урысча белмичә калу куркынычы юк. Ул аны белергә мәҗбүр. Хәтта уку йортларында 10 –15 ел буена “зубрить” итмәсә дә. Тормыш үзе өйрәтә ул! Ә урысларны татарча укытып азаплану – бәрәкәтсез эш, минемчә. 70 еллык ачы тәҗрибә шуны күрсәтә. Аннан халыкның 70 – 80 проценты  татарлардан гыйбарәт районнарда идарә итү эшләре фәкать татар телендә булырга тиеш. Бу – табигый хәл ләбаса. Шулай ук дәүләт органнары тарафыннан чыгарылган һәртөрле закон, карар да башта татар телендә язылып, аннан соң гына урысчага тәрҗемә ителергә тиеш. Ә бит ул хәзер бездә киресенчә. Инде соңгы сүзем: телне эшләтә белергә кирәк. Гамәлдә никадәр күбрәк кулланылса, тел шулкадәр ка­мил­ләшәчәк.

Кичәдә Әмирхан аганың кызы  Флера ханым да бар иде. Ул безгә Әмирхан абый яшәгән Чехов урамындагы 53 йортка мемориаль такта куелачагы, әдипнең 3 томлыгы чыгачагы турында хә­бәр итте. Әмирхан абыйның ике кызы бар, икесе дә исән, ләкин Резедә ханым сырхаулап тора икән.

“Мин сәясәткә яраклаша алмадым”

Әмирхан абый тумышы белән –Башкортстанның Каргалы авылыннан. Аңа 3 яшь вакытта гаи­ләләре Дәүләкәнгә күченеп китә. Язучы үзе, Дәүләкәнне күбрәк беләм, ләкин кендек каны тамган Каргалы якынрак, дип язып калдырган. Затлы морзалар нәсе­леннән булган язучы танылган урыс язучысы Александр Куприн белән ерак туган да икән әле. Ул үзе бу хакта менә ниләр сөйләп калдырган:

– Тарихчылар мине Куприн белән бер нәселдән дип әйт­теләр. Гәрчә моңа кадәр Куприн­ның татарлардан чыккан кеше икәнен дә белә идем. Ләкин бервакытта да Чехов, Буниннар белән бер дәрәҗәдәге язучы белән безнең тамырлар каядыр тоташа дип башыма да килгәне юк иде. Аны менә тарихчыларыбыз казып чыгардылар. Куприн­ның әнисе ягыннан чыгышы безнең тармакка барып тоташа икән. Нәрсә дип әйтим. Мин аңа каршы түгел.

Әсәрләремдә исә күргән яки ишеткән вакыйга ята. Мин 1925 елларда беркадәр әдәбиятка керә башлаган кеше идем. Ләкин бер аягым белән керсәм, икенче аягым белән керә алмый калдым. Чөнки 30 нчы елларның башларында бик нык үзгәрде әдәбият-сәнгать дөньясындагы хәлләр, сәясәт, атмосфера. Мин кинәт булган үзгәрешкә тиз генә ярак­лаша алмадым. Әдәбияттан китәргә мәҗбүр булдым.

Кызы Флера ханым моның сәбәбен әтисенең идеологиягә, режимга буйсынмавында күрә. “Саз чәчәге”ндә тискәре каһар­ман – райком секретаре. Моны ничек бастырсыннар инде”, – диде ул. Рабит Батулла исә, аңа каршы оештырылган тәнкыйть кулга алу дәрәҗәсендә көчле булды, дип сөйләде:

– Аның әсәрләре авыр басылды. Хәтта баш очында гел кылыч асылынып торды дип әйтергә була. Чөнки ул – морзалар нәселен­нән, ул – дворян. Аның нәселе Алтын Урдага кадәр барып тоташа. Терегуловлар белән Еникиевлар – иң борынгы нәселләр. Әмирхан абый гаделсез тән­кыйть­не авыр кичерде. Ул вакытта обкомнар бик көчле иде. Аны кулга алырга мөмкинлек бирү дәрәҗәсендә тәнкыйтьләделәр. Яклап чыгучылар да булды. Ә “Саз чәчәге” – классика ул.

Әмирхан абый исә шушы авырлыклар аркасында үзен шактый вакыт язучы дип атарга кыймыйчарак йөргәнен сөйләп калдырган. “Әле ярый яклап чыгучылар да булды. Андыйлар яшьләр арасыннан иде. Мин әдәбиятка бик авырлык белән, бик озак кердем. Шактый вакыт үземне язучы дип атарга кыймыйчарак йөрдем. Инде миннән, ярый аңладык, үзең язучы буларак язмышыңнан канәгатьме, дип сорыйлар. Тулаем алганда канәгать, әлбәттә. Минем язганнарымны укучы яратты, аларны укучы кабул итте. Ә мин моны язучы өчен их зур танылу дип саныйм”, – дигән ул.

Галимә Дания Заһидуллина исә Әмирхан абыйның комсо­мол-партия тәрбиясендә үскән яшьләргә курыкмыйча сугышка, дөньяга мөнәсәбәтен белдерүен тирән ихтирам белән искә алды. Язучы университетның “Әллүки” түгәрәгендәге очрашуларга бик теләп йөргән икән.

– Очрашуда безнең өчен бөтенләй көтелмәгән фикерләр дә әйтә иде. Мәсәлән, ул болай диде: “Сугыш башлангач, миңа да фронтка китү мәҗбүрияте килеп басты. Ләкин мин әткәй белән әнкәйнең картлык көннәрендә карап торырга дип тәрбияләгән уллары идем. Шуңа күрә сугышка теләп китмәдем. Һәм сугышта миңа исән калырга кирәк иде. Чөнки мине өйдә әткәй белән ән­кәй көтә”. Әлбәттә, совет идеоло­гиясендә тәрбияләнгән безнең буын өчен бу фикер шактый  кис­кен яңгырады. Без аны ул вакытта, бәлкем, кабул итеп тә бе­термәгәнбездер. Ләкин еллар үткән саен, әлеге фикернең дө­рес­леге һәм олпат ил агасының шул фикерне курыкмыйча комсомол һәм партиягә кереп баручы яшьләр алдында әйтә алуы мине сокландыра, – ди Дания ханым.

Әмирхан абыйның “Әйтелмә­гән васыять” дигән әсәре бар. Үзәктә – башкорт корткасының язмышы. Аны  ике халыкның, ике әдәбиятның хәзинәсе диләр, беркайчан да югалмаячак әсәр, дип бәялиләр. Әсәрдә Ак әбинең сандык хәзинәләрен, телен балалары аңламый. Менә шуңа күрә Фәүзия Бәйрәмова әлеге әсәрне, Әмирхан абыйның безнең заманга әйтелмәгән васыяте, ди:

– Аны морза дип йөртәләр иде. Бу сүздә көлү дә, олылау да бар иде. Минем күңелемә Әмирхан абый затлы, талантлы шәхес булып кереп калды. Ул бик аз яза иде. Әмма аның язганнарында бер сүзне дә алып булмый. Аның язуы – бал кортлары кәрәз корган төсле. Ул озын язмады, аз язды, кеше күңеле турында язды. Аның дөньясы – кеше күңеле иде. Иҗатының таҗы – “Әйтелмәгән васыять”. Татар дөньясы яшәгәндә, “Әйтелмәгән васыять” яшәячәк. Монда бөте­несе бар. Моңлы сагышлы тел дә бар, милләтнең фаҗигасе дә бар. Ак әбинең телен балалары аңламый. Әмирхан Еники 50 ел элек үк, килер шундый заман, безнең сандык хәзинәсе, тел хәзинәсе беркемгә дә кирәк булмас, дип әйткән. Сандык хәзи­нәсен сакларга, якларга кушкан. Бу – Әмирхан Еникинең милләткә әйтелмәгән васыяте.

“Халык югала торган әйбер түгел”

Кичәдә Әмирхан Еникинең тамырдан аерылу фаҗигасе турындагы сүзләре дә яңгырады:

– Халык  югала торган әйбер түгел. Ә Ватанны югалтырга мөмкин. Сөт калыр, Ватан китәр. Бу безнең язмышыбызга туп-туры бәйләнгән. Бездә сөт калды: без – милләт, без – халык, ләкин без – Ватаныбызны югалткан халык. Дәрдмәнд менә шуны әйткән. Тел, асылда – көнкүреш, тормыш теле. Аның функциясе менә шу­ның белән генә чикләнде инде. Аның сәбәбе ачык: безнең дәүләтебез, хакимиятебез юк. Үз телебездә дәүләт эшләре алып бармыйбыз. Үз телебездә фән, техниканы үзләштермибез… Без бит барыбыз да авылдан чыккан. Мин үзем дә – авылдан чыккан кеше. Ләкин күптән авылдан аерылганмын. Һәм безнең язучы­ларыбызның 70-80 проценты авылдан чыккан кешеләр инде. Менә бу төп нигезне югалту  ул – фаҗига. Ә без бит әнә шул тамырыбыздан аерылдык.

Әлеге кичәнең сценарий авторы – Ркаил Зәйдулла, режиссеры – Илдар Хәйруллин. Искә алу Әмирхан абый белән сөйләшү, көн кадагындагы мәсьәләләргә карата аның фикерен ишетү рухында барды. Әмирхан абый яраткан классик җырларны консерватория тәмамлаган затлы җырчылар башкарды. Камал теат­ры артистлары Әмирхан абый әсәрләреннән өзекләр укыды. Кичә башында экраннан Әмир­хан абый ясалмалылыкны сөймә­ве турында әйтеп куйган иде. Шулай булды да, ясалмалылык кер­мәде, яраткан әдибебез белән ихлас сөйләшеп кайттык. Бу көн­нәрдә әдипнең фикерләре ра­дио-телевидениедән дә яңгырап торса, һич артык булмас иде.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*