tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әниемнең догалы дәвере
Әниемнең догалы дәвере

Әниемнең догалы дәвере

Бу китапка тулы бер гаилә, тулы бер нәсел гомерендәге иң истәлекле, иң тетрәндергеч, күңелләргә уелып калган вакыйгалар сыйган. Тәкъдир кушуы буенча гомерләрен Ватаннарыннан читтә үткәрергә мәҗбүр булган барлык татар мөһаҗирләренең уртак тарихы. Әлеге хезмәттә иленнән аерылып, гасырлар дәвамында читтә яшәп тә милләте өчен җанын аямаган әби-бабайларының, әти-әниләренең изге эшләре бәян ителә.

Китапның авторы Сафия Вәлиева дүртенче буын читтә яшәгәнлектән мәктәптә татарча белем алмаган. Әти-әнисеннән телне мөстәкыйль рәвештә өйрәнеп, Кытайда миллиардтан артык кеше арасында эреп югалмыйча, мең төрле сынаулар аша үтеп тә динен, телен саклап калган, Австралия ярларына бәрүче океан дулкыннары да юып төшерә алмаган татарлар турында яза.

7safiya.jpeg 1“Ишле һәм зур гаиләнең башлыгы буларак, балаларына һәм оныкларына милләтебезгә хезмәт итәрлек дәрәҗәдә тәрбия биргән Фатыйма ханымның бөтен тормышы татар рухы белән сугарылган иде”, – дип язды Сафия ханымның әнисе турында Бөтендөнья татар когрессы Башкарма комитеты рәисе Р.З. Закиров. Фатыйма Вәлиева үзенең һәрбер баласын үз халкына, татар теленә, диненә тугрылыклы  итеп тормышка бастырган.

Утырышта катнашалар: Бөтендөнья татар когрессы Башкарма комитеты рәисе Р.З. Закиров, Татарстан халык шагыйре Р.И. Вәлиев, Татарстанның халык артистлары – Зөһрә Сәхәбиева, Фән Вәлиәхмәтов, Хәмдүнә Тимергалиева, журналистлар Йолдыз Шәрәпова, Гөлинә Гыймадова, Рәзинә Исмәгыйлева, Базарбай Бикчәнтәев, М.Р. Тукаев, Гөлназ Шәйхи, Ләйсәнә Садретдинова, Т. Биктимерова, Габдулла Тукай дәвамчылары – Н.Х. Шаповалова-Хусаинова, Р.Гилемханов һ.б.

 

Белешмәләр өчен телефон: 292-30-95

ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге: 292- 32-18

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*