tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әнкарада Татарстан көннәре
Әнкарада Татарстан көннәре

Әнкарада Татарстан көннәре

29-30 апрельдә Төркия башкаласында Татарстан Республикасы икътисады һәм мәдәнияте көннәре үтәчәк. Бу чараларда катнашу өчен Әнкарага Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе килүе көтелә.

Татарстан көннәре кысаларында күргәзмәләр оештырыла, эшлекле сөйләшүләр үтәчәк һәм мәһабәт “Конгресиум Әнкара” халыкара конгресс-үзәк бинасында республикабызның иң данлыклы сәнгать әһелләре, иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Концертта татар халык җырлары-көйләре-биюләре белән бергә, классик һәм заман композиторларыбызның әсәрләре дә тәкъдим ителәчәк. Программада дәүләт симфоник оркестры, дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Казан” бию ансамбле, җыр һәм бию солистлары чыгышлары каралган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*