tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ерак төньякта мәчет ачыла
Ерак төньякта мәчет ачыла

Ерак төньякта мәчет ачыла

1 март көнне Төмән өлкәсе Ханты-Манси Югра автоном округының Советский шәһәрендә “Нур” мәчетен ачу тантанасы үтәчәк.

Ерак төньякта Ходай йорты төзү мәшәкатьләрен үз өстенә җирле татар оешмасы – “Нур” милли-мәдәни үзәге алды. Төзелеш җиңел бармады, шуңа күрә алты елга сузылды.

Яңа мәчетнең манарасын һәм түбәсен Бөтендөнья татар конгрессы бүләге булган ярымайлар бизәп тора.

Мәчет ачылу тантанасында төзелешкә ярдәм күрсәткәннәргә Рәхмәт хатларын тапшыру һәм күмәк намаз кылу каралган.

Фотода күрше Югорск шәһәрендәге мәчет

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*