tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ерактан килгән аваз
Ерактан килгән аваз

Ерактан килгән аваз

…Ул кечкенәдән җырчы булырга хыялланган. Әмма ерак Курган өлкәсенең Шадрин районы Юлдус авылында рус мәктәбендә укып, күбесенчә рус җырлары тыңлап үскән егетне әти-әнисе, Казанга ук чыгарып җибәрергә куркып, Шадрин педагогика институтында укырга калдыра. Институтны тәмамлап, солдат хезмәтен үткәч, барыбер хыялын чынга ашыра егет. Җырга сусау, музыкаль нәселдә үсү, дәү әнисенең: «Казанга укырга кит, балам. Син җырларга тиеш», дигән васыяте, Ярамир Низаметдиновны Казанга алып килә. Бүген ул Казан дәүләт консерваториясенең V курс студенты.

Әмма консерваториягә дә ул урау юллар аша, башка уку йортында «адашып» йөргәннән соң гына килде. Бернинди музыкаль белеме булмаса да, Н. Җиһанов исемендәге данлыклы Казан дәүләт консерваториясы студенты була алды. Чөнки табигатьтә бик сирәк була торган бу тавышны Россияның һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зилә Даян кызы Сөнгәтуллина бик тиз аңлады. Киңәшләрен, хәер-фатыйхасын биреп, үзе җитәкләгән кафедра канат астына алды. Төп вокал укытучысы итеп Россияның атказанган артисты Раида Игълам кызы Ермохина билгеләнде. Ярамир укытучысы белән бик тиз уртак тел табып, беренче айларда ук зур адымнар белән өскә үрмәли, үсә, осталыгын чарлый, баета, вокал серләренә төшенә башлады. Ә җыр фәнендә серләр чиксез күп. Һәр кешенең организмы, тавыш җепселләре, сулышы, тавыш аппараты үзенчә төзелгән.

Ярамир тырыша, максатына барганда үз-үзенә карата аяусыз була белә. Монда аңа сәхнәгә спорттан килүе дә ярдәм итәдер. Ул – спорт мастерлыгына кандидат. Мин шикләнмим, әгәр ул спортта калса да иҗаттагыча зур үрләр яулаган шәхес була алыр иде. Безнең бәхеткә, татар сәнгатенә олы бер талант, кыйммәтле тавышлы җырчы килде. Ярамирның тавышы – лирика-драматик тенор. Тулы диапазонлы тавыш. Бик югары яңгырашлы ноталар аның үзе белән бергә туган. Ул сопрано тавышлар гына ала алган бик югары ноталарны, баритон тавышларга хас түбән ноталарны бик оста, сак тоташтырып, вокал техникага утыртып, бөтен регистрларда да тигез җырлау серләрен үзләштергән җырчы бүгенге татар сәхнәсендә. Опера сәнгате – бик катлаулы жанр. Ә ул нәкъ менә шушы жанр өчен туган егет. Тавышының көче ташкындай. Теләсә кайсы зур оркестрлар яңгырашы аша җиңел үтеп, теләсә нинди залларны тутыра ала торган күләмле, матур тембрлы, җыйнак очучан тавыш. Шәп хәтерле булуы, зур-зур ариялар, партияларны тиз сеңдерә белүе аны IV курстан соң Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына эшкә алып килде. Театр сәхнәсенә аяк басканчы, татар эстрада сәхнәсендә 5 ел репертуар туплап, армас-талмас юллар узып сәхнәгә чыкты. Иҗатының башында ук татар халык көйләренең классиклар рәтендә торган, композиторларның иң мәгънәле, вокал тирәнлеге, шигърияте булганнарын гына сәхнәгә алып чыгарга акылы җитте. Монда укытучылар гаиләсендә үсү, әби-бабаларыннан килгән затлылык, укымышлылыкка омтылу, җан таләбе булу да ярдәмгә килгәндер. Татар-башкорт җырының таҗы булган, башкару өчен үтә катлаулы, тирән сулыш, физик көч, фикер тирәнлеге сораган драматик әсәрләрдән: «Эскадрон», «Буранбай», «Бардым урманга», «Рәйхан», «Шахта», «Чатырлар», «Җан ярсуы», «Көзге моң», «Китмә, сандугач», «Ак каен» һәм башка бик күп әсәрләрне сәхнәгә килгән сәгатьтән үзләштерергә кереште. Һәм ялгышмады, ул аларны бүген һәрберсен зур оста югарлыгында җырлап, халкына-тамашачысына җиткереп яши.

Тамашачы аны сәхнәдә күренүгә алкышлап каршылый. Чөнки мондый буй-сынлы, чибәр-мөләем йөзле, озын гәүдәле мәһабәт егетләр безнең сәхнәдә бармак белән генә санарлык. Аның кебек буй-сынлы тенорларны бөтен дөнья буйлап эзлиләр. Опера сәхнәсе өчен бик кирәк шартларның берсе – буй (фактура) һәм, әлбәттә, куелган шәп тавыш. Болар – Ярамирның «кесәсендә». Сәхнә хәрәкәтләре бик табигый, иркен һәм җиңел. Очып торган кош та була белүенә, кыя сыман була да алуына мин өйрәндем инде. Без – җиденче ел бергә сәхнәгә чыгабыз. Ул бик сизгер: тигез ритмда, бер аваздан, бер сулыштан эшли белә. Моңа өйрәтеп булмый. Бу – Ярамирның табигатендә, ул шул таланты белән туган. Күп вакыт без күнегүләрсез дә сәхнәгә чыгабыз. Чөнки беләм, күңелемдәге, тәнемдәге хәрәкәтләрне ул ниндидер бер могҗизалы сизү белән сизеп җырлаячак, хәрәкәтләнәчәк.

Үзе дә җырлар иҗат итә. «Гөлсинә» (Л. Юнысова сүзләре), «Россия» дигән зур күләмле җыры репертуарыннан төшми. Җиде ел иҗат гомерендә репертуар баетуны төп максаты итеп куйды. Татар, башкорт, рус халык көйләре, композиторларның эстрада әсәрләре, опералардан ариялар… Бик сирәк консерватория студенты (бәлки андыйлар бөтенләй юктыр да) бер ел эчендә үзенең берничә аерым концерт программасын тамашачыга тәкъдим итә ала. Ярамир 2015 елда гына да Казан тамашачысына 5 аерым программа-концерт күрсәтте. Бу бөтенләй күрелмәгән хәл! Монда күпме көч, йокысыз төн, репертуар өйрәнү, күнекмәләр, оештыру мәшәкәтләре узу кирәк. Ә нигездә, тирәндәрәк бер генә сәбәп. Ул – ярату! Җырыңны, профессияңне, тамашачыны сөю булганда гына чыдам буласың.

Ярамирның бик сирәкләрдә генә булган тагын бер таланты бар. Ул нота җырламый. Күңелен эшкә җигеп, музыка җырлый, тарих сөйли, хисен биреп җырлы музыкаль әсәр тудыра. Югары фортедан сулышын тыеп пианога күчеп җырларга өйрәнде. Еллар буе эшләгәч кенә килә торган осталыкка бик иртә ирешә белде. Авазларны һава белән тутырып, үтә күренмәле, челтәрле итеп нәкышъләнгән тавышка әйләндерү бик авыр. Бу осталык! Бүген инде ул шактый зур осталар рәтенә керергә омтыла. Әлбәттә, осталыкның чиге юк. Шул чиксезлекне үтү аның иҗатының киләчәк максаты. Төп теләкләренең берсе – дөньяга татар милләтен таныту, татар тавышын, татар сәнгатен тарату. Шикләнмим һәм ышанам, ул моңа барып җитәчәк. Чөнки 2018 елның сентябрь аенда булган могҗизалы хезмәте белән Ярамир Казан тамашачысын моңа ышанырга мәҗбүр итте. Мин сәнгатьтә 40 елга якын. Хәтер бик күп мәдәни чараларны саклый. Әмма консерваторияның IV курс студентының катлаулы төп партияны җырлар өчен опера сәхнәсенә чыгуын белмим. Р. Әхиярованың Р. Харис либреттосына язылган «Сөембикә» операсы узган елның сентябрь аенда сәхнә күрде. Явыз Иван партиясы – төп партияләрнең берсе. Моны әле беркем дә ишеткәне дә, җырлаганы да юк. Премьерада Явыз Иван партиясын Ярамир Низаметдинов – консерватория студенты җырлады. Казан тамашачысы аны моңа кадәр эстрада сәхнәсендә еш, әйтергә кирәк, күп күрде. Әмма атаклы солистлар белән беррәттән игъланнарда Ярамир Низаметдинов фамилиясен дә күргәч, тамашачы башта аптырап калды.

Опера сәнгате ул көчле, югары тавыш кына таләп итми. Монда драма артисты да булырга кирәк. Ике җанрны эченә алган югары сәнгатьтә үзеңне күрсәтә белү өчен чиксез талантлы булу сорала. Ярамир Явыз Иван образында драма артисты талантын да ачык күрсәтә, табигый, ихлас, тирән эчтәлекле була белде. Бөтенләй башка бер музыкаль жанр, халык җырларында тәрбияләнеп үскән авыл баласына 5-6 ел эчендә опера сәхнәсендә зур, каршылыклы драматик образ тудыру җиңел түгел. Шул авырлыкларны күтәрерлек физик көче, акылы, фикере, вокал техникасы булганда гына сәхнәгә чыга ала җырчы. Ярамир чыкты, җиңде! Моңа беркем ышанмады. Әмма бу тавышны, бу зур талантны сәхнәдә, тамашачыга күрсәтергә кирәклеген аңлаган профессионал режиссерлар табылды. Ярамир Низаметдинов дигән стажер-җырчыны сәхнәгә беренче В. А. Рылов әзерләде. Ышанып, күп көч куеп, талантын күреп, киләчәккә канат астына алыр өчен әзерләде. Күп каршылыклар уздылар. «Җырлый алырмы, тавыш өзелмәсме, катлаулы партия, егет яшь, опера сәхнәсе өчен тәҗрибәсе аз», дигән җөмләләр театр буйлап озак йөрде. Менә шунда Ярамир үзенең холкын, түземлелеген күрсәтте. Ю. И. Александров – «Сөембикә» операсын сәхнәләштерүче төп режиссер, Ярамирны ул үз кул астына алды. Егет ышанычны бөтен тулылыгы белән аклады. Рылов һәм Александров татар дөньясына, опера сәнгатенә тагын бер зур талант ачтылар. Каршылыкларны уза белергә Ярамир эстрада сәхнәсендә, күп конкурсларда катнашканда өйрәнеп китте. Аңа бернәрсә дә җиңел бирелмәде. Ходай ярдәменә ышанып, талантына таянып ул бүген М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында дүрт спектакльдә сәхнәгә чыга: «Сөембикә», «Турандот», «Пиковая дама», «Борис Годунов». Татар опера сәнгате тарихында бу күрелгән хәл түгел. Ярамир Низаметдинов иҗат тарихы битләрен шулай үзенчә, кыю яза!

Ярамир күп конкурсларда катнашып холкын ныгыткан җырчы. «Татар моңы»нда ул ике тапкыр җиңүче булды. Р. Ваһапов, С. Сайдашев исемендәге җыр конкурсларында – икенче премия. Һәм иң котлаулы репертуар җырлаган бәйгече дә ул булды. Мин моңа үзем шаһит. Россия күләмендәге иң мәртәбәле конкурсларда ул беренче премия лауреаты. Егет җиңә генә белә, башкача иҗат итү аңа кызык та түгел кебек. Җанындагы татарлыгы, милли горурлык хисе бик көчле аңарда. Татар дөньясына хезмәт итәргә, татарча җырлыйм дип килгән Эчкен татары горурлыгын яшәү мәгънәсе итеп саклый белә. Вакланмый, җүн әсәрләргә көч сарыф итми зур күләмле эшләргә гомерен бирергә тырыша. Аның өчен иң мөһиме – кеше булып калу. Бик кадерләп саклый ул бу сыйфатын. Кирәккәндә жәлләми куллана.

…2012 елның август ахырында 24 ел бергә сәхнәдә иҗат иткән, туганым, хезмәттәшем, киңәшчем, остазым булып яшәгән Рафик Агановны мизгел эчендә югалттым… Шул көнне язмам герое белән тәүге кат очраштым. Югалту-табышларым барысы да иҗаттан, сәхнәдән булды. Кайгы-шатлыкларым җырым эченә төренеп яшәде. Кемнәрне, нәрсәләрне төрдем соң мин җырыма?! Дөнья кара төсләргә буялган көннәрдә яктыга алып чыгучы, коткаручым кем булды? Адәм баласы башыннан төрле җилләр исә. Авырган чаклар, хәсрәтле көннәр була. Очрашуның беренче көненнән, Ярамирның миңа ярдәме кирәк булды. Каты авырый идем. Табиплар миңа сәхнәгә чыгуны тыйды. Туп-турысын әйтеп, үләчәксең, диеп «юаттылар». Ходай язмаган эш булмас диләр. Ярамирга ышанып, сәхнәгә кабат чыктым. Балаларым белән рәттән басып, ул көн-төн янымда булды. Ерак-озак юлларга алып чыгып китеп, тамашачыларым белән очраштырды, миңа яшәргә көч, ышаныч бирде. Дөньяның күп почмакларына үз тавышыбызны җиде ел бергә илтәбез. Бәхетле мизгелләрне тамашачы белән бергә тоярга диеп юлыма Ходай җибәргән бу хезмәттәшем безнең гаилә баласы булып яши. Аның шатлык-борчулары безнеке, уңышларына сөенеп туймыйбыз. Хәзер инде гаиләләребез белән аралашып, туганлашып иҗат итәбез.

Ярамирның гастрольләр географиясы күпләр кызыгырлык киңлектә. Казакъстанның, Кыргызстанның күп шәһәрләрендә аерым концертлары узды. Чуашстан, Мари Иле, Удмуртия республикалары тамашачылары алкышлады. Чит илләрдән дә Ярамирны чакырып торалар. Эстония татарларын да сөендерергә өлгерде. Алман иленең Берлин һәм Магдебург шәһәрләрендә М. Җәлилне искә алу көннәрендә, Җәлил тоткынлыкта яткан җирләрдә «Җәлил ариясын» җырларга чакырдылар. Бу партияны шактый тенорлар җырлый. Әмма чакыручылар Ярамирның башкару алымнарын яратты. Татарстанның һәрбер авыл-шәһәрләрендә, Башкортстанның бик күп җирләрендә Ярамир үз сәнгате белән тамашачысын гаҗәпләндереп килә. Аның соңгы авазы яңгырап бетүгә тамашачы тетрәнә, тын кала… Һәм тынлыкны ярып зал алкышлардан шартлый! Кабат-кабат сәхнәгә чакыралар. Ул ялындырмый – кабат җыры эченә чума. Мин шунда бик шатланам, бәхетле мизгелләр кичерәм. Яраталар, кабул итәләр. Югыйсә ул бит шлягер җырламый. Катлаулы зур әсәрләр белән чыга сәхнәгә.

Тамашачыны алдап булмый, эчкерсез, фальшсыз җырлау, тамашачыны ярату, әйтәсе килгән сүзеңне, җырыңны профессиональ югарылыктан җиткергәндә тамашачы җырчысын сәхнәдән тиз генә җибәрми. Тыңлаучысы җанына чиста, җитди, милли, чын сәнгәтъ әсәре сала Ярамир. Бөек җырчыларыбыз И. Шакиров, Х. Бигичев, А. Аббасов, Ф. Насретдинов, Н. Даутов, Р. Ильясов, Ш. Әхмәтҗанов, У. Әлмиев, З. Хисматуллина, В. Шәриповалардан мирас булып, буыннан-буынга күчкән әсәрләрне сәхнәгә алып чыгучы бик лаеклы дәвамчы Ярамир Низаметдинов. Буыннар чылбырын өзми, дөнья җыр фонотекасын баетырлык әсәрләрне киләчәккә илтүче җырчы егет турында әле без күп еллар, зур-зур сәхнәләрдән дә ишетербез. Чөнки бу исем-фамилия иясе һәм тавышы белән бик җитди музыкантлар, дирижерлар, режиссерлар, опера театр җитәкчеләре кызыксынуларын белдерә. Тиздән – диплом. Консерватория баскычлары артта калачак. Ярамирны дөнья театры сәхнәләре көтә. Санкт-Петербург шәһәрендә «Эсмеральда» операсы куелачак. Феб партиясендә – Ярамир Низаметдинов. Премьера июнь аенда. Без җырчы егетебезгә хәер-фатыйхада торыйк.

Ярамир әти-әнисен, сеңлесе Стефанияны, туганнарын бик ярата. Ул аларга бик игътибарлы. Кайларда гына булсак та бүләксез кайтмый. Кечкенә генә үзенә бирелгән бер бүләкне дә «әти»гә дип саклап алып кайта. Беренче аерым концертын да Казанның иң мәртәбәле залларының берсендә әнисенә багышлап оештырды. Зурлап, Курган өлкәсеннән чакырып китереп, сәхнәгә менгезеп утыртып, каршысына килеп җырлады.

Бәхеткә бару юллары төрле. Ярамир үз бәхетенә бару юлын тапкан, ирешкән кеше.

Фердинанд СӘЛАХОВ,
Татарстанның халык артисты.
“ХАЛКЫМ МИНЕМ” газетасы, 
Март, 2019

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*