tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әрәкәйдә тагын бер бәйрәм
Әрәкәйдә тагын бер бәйрәм

Әрәкәйдә тагын бер бәйрәм

Әрәкәй авылын зур дип әйтеп булмый. Район үзәгеннән дә шактый ераклыкта урнашкан. Әмма соңгы дистә еллар эчендә Әрәкәйне Урал татарларының мәдәният үзәгенә әверелде дисәк, һич кенә дә ялгыш булмас. Биредә ай саен диярлек берсеннән берсе ямьлерәк, колачлырак, кызыклырак зур күләмле чаралар оештырылып кына тора. Таулар арасына, табигатьнең иң матур почмагына посып утырган бу авылны якын-тирәдәге татар авылларыннан гына түгел, Татарстан һәм Башкортостан, һәм башка бик күп төбәкләрдән җыелган кунаклар гөрләтә.

Нәрсәдә соң Әрәкәйнең тылсымлы тарту көче? Иң беренче бу авылны уникаль Сардария ансамбле дөньяга танытты. Ансамбльнең җитәкчесе Салават Гобәев, бик күп көч куеп, мәдәният учагын – яңа клубны төзеп бетергәннән соң, Милли-мәдәни комплекс оештырып, аны зур Үзәккә әверелдерде. Бик булдыклы, эшчән команда булдырды. Бу авылның яше дә, карты да Сардария ансамбле катнашучылары, шуңа күрә нинди генә чара үткәрмәсеннәр, алар күмәкләп оештыру эшләрендә катнашалар. Күмәклектә – көч, дигәннәр. Шунысы да бар, бу тирәдәге татар авылларында Урал татарларының үзләренә генә хас борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, үзенчәлекле бию үрнәкләрен, халык уен коралларын түкми-чәчми саклыйлар, үстерәләр. Гомумән алганда, биредә халыкның җаны яши.

“Әрәкәйдә татар халык иҗаты фестивале үткәрәләр. Фестивальгә Сардария апаның исемен биргәннәр икән.” “Әрәкәйдә мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр өчен Казаннан килгән зур белгечләр катнашында семинар уздырыла, семинар өч көн дәвамында барачак”. “Әрәкәйдә “Салават күпере” дигән балалар фестивале оештыра башлаганнар!” “Татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы Свердловск бүлекчәсен Әрәкәйдә оештырырга кирәк, анда менә дигән хатын-кызлар эшли!” “Әрәкәйдәге “Уйнагыз, гармуннар” һәм “Яраткан моңнар” конкурсларында тагын йөздән артык катнашучы булган, алар Татарстан, Башкортостан, Чиләбе, Пермь, Себер якларыннан җыелганнар икән!”  “Әрәкәйдә әниләр, әбиләр, нәни кызлар арасында конкурслар оештырганнар”. “Әрәкәйдә тамбурлы чигү йоласын торгызганнар, хәзер мастер-класслар уза башлаган”…

Бу хәбәрләр уздырылган чараларның әле барысы да түгел. Милли-мәдәни комплекста әледән-әле киңәшмәләр, утырышлар узып тора, мәктәп директорлары, мәдәният йортлары, авыл башлыклары советларының еллык утырышлары да шушы кунакчыл йортта үткәрелә. Бу көннәрдә Әрәкәйдә бик матур моң бәйрәме – “Уйнагыз, гармуннар!” исемле халык уен коралларында уйнаучыларның төбәкара конкурсы үтте. Конкурска Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән һәм Татарстан, Башкортостан Республикаларыннан сиксәннән артык катнашучы килгән иде. Нинди генә уен коралларында уйнамадылар алар! Тальян, гармун, баян, кубыз, курай, мандолина, думбыра, агач кашык, хәтта соскы белән кисәү таягы да көй чыгарды! Ул үзенчәлекле “инструментлар” белән чын Урал татарларының халык көйләрен Чиләбе өлкәсе Арыслан авылыннан килгән фольклор ансамбль башкарды. Екатеринбургтан Илнур Хәмидуллин, Каниф Зайнуллин, Ревдадан Айрат Галин, Красноуфим районыннан 85 яшьлек Ләбиб ага Сесенбаевларның тальяннарда, гармуннарда өздерүе халык күңеленә бик хуш килде. Красноуфим ягыннан Рифат Габдрахманов, Түбән Тагилдан килгән “Юлдаш” ансамбле кубызда уйнаганда күңелләр җәйге урманнарны гизде, табигать кочагын айкады. “Юлдаш” ансамбле җитәкчесе Дамир Вәлиәхмәтов мәктәп яшендәге, милләте белән татар булмаган балалар белән бик матур чыгыш ясады. Әҗегол “Шатлык” ансамбле күңел җылысы, балаларның ихласлыгы белән сөендерде. Башкортостанның Кыйгы районыннан килгән “Умырзая” вокаль-инструменталь ансамбле чыгышын халык бик яратып кабул итте. Әмма иң шаккатырганы татарстанлылар булды. Әлмәттән килгән “Болгар” ансамбле ( җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Варис Сабиров) лауреат исеменә, Арчадан килгән “Арча бизәкләре” ансамбле (җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасимов) Гран-прига лаек булды. Ни әйтсәң дә, татар илендә гомер иткән музыкантларда моңның иң нечкәсе, иң нәзакәтлесе яши ахры.

Михайловски шәһәреннән, хәзер Әрәкәйдә эшләүче рус егете Александр Пузаков баянда татар көйләрен башкару буенча озакламый виртуоз баянчыларны да узып китәр кебек. Аның башкаруында Рамил Курамшин эшкәртүендәге “Вальс” музыкаль тезмә тыңлаучыларны бигрәк тә әсир итте.

Жюри әгъзалары – Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Резванова, Россиянең атказанган Халык Иҗаты коллективы исемен йорткән Сардария ансамбле җитәкчесе Салават Гобәев.

Кунаклар һәм тамашачылар конкурсны оештыру ягыннан да, башкаручыларның осталыгы ягыннан да бик югары бәяләделәр.

 

Фәвия Сафиуллина, 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Екатеринбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*