tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әрәкәйдән Рәхмәт сүзе
Әрәкәйдән Рәхмәт сүзе

Әрәкәйдән Рәхмәт сүзе

 

Кадерле вә хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Свердлау өлкәсе Әрәкәй авылы Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы “САРДАРИЯ” татар халык җыр һәм бию фольклор ансамблен зурлап аңа НЕФАЗ автобусы бүләк иткәнегез өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!

Алдагы көннәрдә дә сайлаган юлыбыздан тугры атлап, халкыбызны сөендерергә тырышырбыз! Ә инде шәхсән сезгә Алаһы Тәгаләдән исәнлек саулык сорап, җан тынычлыгы һәм тән ныклыгын теләп махсус сезгә һәм сезнең гаиләгезгә багышлап бүген 2015 елның 3 апрелендә 2 баш нәзер корбаны чалып борынгы йола буенча корбан ашын үткәрдек! Татар халкы өчен тырышлыгыгыз бары тик алга гына барсын!

Исәнлек саулык теләп иң изге теләкләр белән,

“САРДАРИЯ”леләр Әрәкәйдән

Свердлау өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*