tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эрҗан Алкая: Татар теле иң олы әдәби тел
Эрҗан Алкая: Татар теле иң олы әдәби тел

Эрҗан Алкая: Татар теле иң олы әдәби тел

Ходайдан шулай язганмы, халкыбыз да, башкалабыз кунакчыл. Милләтебез тарихы, теле, мәдәнияты белән кызыксынучыларны юллар беренче чиратта Казанга илтә. Билгеле, Казанга килеп, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетын читләтеп үтеп китеп булмый. Шушы көннәрдә БТКның Башкарма комитетында Төркиянең Элазов шәһәрендәге Фират университетының Хәзерге төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы мөдире, профессор Эрҗан Алкая булып китте.

Эрҗан-бәй төрки телләрне өйрәнү белән мәшгуль. Үзенең остазы, профессор Әхмәт Буран, шулай ук хезмәттәшләре белән берлектә 19 төрки телләр грамматикасы буенча 12 китап бастырып чыгарганнар. Аларның өчесе Эрҗан –бәйнең үзе язган китаплар. Татар теленә караганнары: “Себер татар төркчәсе” һәм “Мишәр татар төркчәсе”.

Һәрхәлдә төрек галименең татар теле, аеруча аның иң бәхәсле булган себер һәм мишәр  диалектлары белән кызыксынуының сәбәбе турында сорамыйча булдыра алмадым.

DSCN5745– Татар теле белән кызыксынуым юкка түгелдер. 1996 елда миңа Татарстанга килеп Чаллы шәһәрендә бер ел эшләргә насыйп булды. Гәрчә башка төрки телләр белән кызыксынсам да, татар телен тирәнтен өйрәнгәнә, хатыным да татар кызы булганга, юнәлешем шушы тел буенча булды. Бу- беренче сәбәп.

Икенчесе, татар теле иң зур, иң олы әдәби тел. Татар теле 7-8 гасырның рун язуларыннан башланып бүгенгә кадәр һәм дипломатик, һәм дәүләт теле буларак та билгеле. Татар телнең тарихы да зур. Болгар чорыннан башлап бүгенгә кадәр татар телендә бик күп әсәрләр иҗат ителгән, китаплар язылган.

Шунысы да бар, татарлар дөнья буйлап таралган: кая гына барсаң да татарлар таба аласың, аларның һәркайсының сөйләм теле үзенчәлекле. Мин исә себер һәм мишәр диалектлары өйрәнеп китаплар әзерләдем, бик күп мәкаләләрем Төркия матбугатында басылды.

Китапларыгызны әзерләгәндә себер һәм мишәр татарлары яшәгән төбәкләргә барырга туры килдеме?

– Казанда берничә тапкыр булуыма карамастан, Себергә бара алмадым. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән очрашу вакытында бу мәсьәлә хакында сөйләшеп, фикер алыштык. Ходай насыйп иткән булса, сентябрь аенда Себер иленә дә барырга ниятләп торабыз. Китапларны әзерләгәндә Татарстанда тюркология буенча эшләгән галимнәрнең төрле елларда җыелып нәшер ителгән текстларын җыеп, аларны җентекләп өйрәнеп, анализлап диалектларның фонетикасын, морфологиясен яздым. Себер диалектын Д.Тумашева, Р.Барсукова һ.б. галимнәр тарафыннан җыелган текстларга таянып өйрәндем. Китапларымда иң элек бу халыкларның тарихлары, әдәбияты турында мәгълүматлар бирдем.

– Себер татарлары үзләрен – аерым халык, телебез мөстәкыйль булырга тиеш диләр. Галим буларак сез бу хакта нәрсә әйтә аласыз?

– Себердәге татарлар да бөек татар милләтенең бер тармагы гына, моны телләре дә дәлилли. Себер татарларының текстларын укыдым, җырларын тыңладым, әкиятләрен өйрәндем. Әлеге диалект әдәби телдән бик ерак түгел. Әлбәттә, кайбер фонетик, морфологик үзгәрешләр бар, әмма бу башка тел дигән сүз түгел. Шул кадәр аерма бөтен телләрдә дә бар. Әйтик, Төркиядә төрек теленең 3 зур диалект төркеме бар. Алар арасында аерма сезнең телләрдән зуррак. Кайберләре бер-берсе белән аңлаша алмый, ләкин без аларны аерым тел дип карамыйбыз. Алар бер телнең тармаклары. Башкалар карый ала, чөнки башкаларның теләге шул. Димәк, кемгәдер аерым халыклар, аерым телләр булуы кулайрак.

– Сез хезмәттәшләрегез белән чиксез китап әзерләп бастыргансыз. Билгеле бу гамәл шактый чыгымнар таләп итә. Бу мәсьәләне ничек хәл итәсез?

– Әйе, төрки телләр буенча 12 китап язып чыгардык. Һәммәсе спонсорлар акчасына нәшер ителде. Билгеле, Төркиядә төрле фондлар, җәмгыятьләр бар, без алардан ярдәм алмадык. Китапларның кайберләре дәреслекләр булып бара, кайберләре кибетләрдә сатыла.

– Гадәткә кергәнчә уку йортлары арасында үзара студентлар алышып, тәҗрибә уртаклашу гамәлләре бар. Элазовта мондый проектлар кулланыламы?

– Әлбәттә. Безнең университет белән Казан федераль университеты арасында килешү бар. “Мевлана” проекты буенча үзара студентлар алышып, тәҗрибә уртаклашу бара. Гомумән, Казан федераль университеты галимнәре белән даими аралашып яшибез. Күптәнге танышларым Фәрит Йосыпов, Әлфия ханым Йосыпова, Фәнүзә ханымнар белән элемтәдә торабыз, фикерләр белән уртаклашып, үзара киңәшләшеп эшлибез.

– Татар теле диалектларының бөтен нечкәлекләрен өйрәнүче галим буларак Казанда укытырга теләгегез юкмы?

– Андый теләк бар. Алаһы Тәгалә насыйп итсә, Казанга да килеп эшләрбез. Мин Татарстанны да, Казанны да яратам, татар теленә хөрмәтем зур.  Үзебезнең Элазов шәһәрендә дә татар телен күрсәтергә тырышабыз. 2012 елда Тукай көне уздырдык. Казаннан шагыйрь Роберт Миңнуллин, Мәдәният министрлыгыннан Фәнзилә Җәгъфарова һәм яшь җырчылар килгән иде. Узган ел шәһәребездә төрки телләр симпозиумы булды. Башка илләрдән берәр галим катнашса, Татарстаннан 12 галим катнашты.

– Һәм, соңгы сүзнең кыскасы, бәлки әйтелмичә калган фикерегез, теләгегез бардыр….          

– Татар халкында шундый бер мәкәл бар: “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”. Шул уй белән, әлбәттә, татарны бер-берсеннән аерганнар. Бүгенге көндә татарлар дөньяның төрле тармакларында яши. Ләкин моңа карамастан, ул башка халык була алмый. Шуңа күрә, халык сүзенә колак салыгыз: аерылмагыз-бүленмәгез, бергә булыгыз, бердәм булыгыз.

Әңгәмәдәш – Мөнирә Сәгыйдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*