tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әсгать Сәфәров Төньяк башкалада Татарстанның Санкт-Петербургтагы яңа даими вәкилен тәкъдим итте
Әсгать Сәфәров Төньяк башкалада Татарстанның Санкт-Петербургтагы яңа даими вәкилен тәкъдим итте

Әсгать Сәфәров Төньяк башкалада Татарстанның Санкт-Петербургтагы яңа даими вәкилен тәкъдим итте

7 апрельдә Санкт-Петербург вице-губернаторы Олег Марковның Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән очрашты. Марков Сәфәровка Татарстан Республикасында Санкт-Петербургның мәдәни-эшлекле миссиясен үткәрүдә (2014 елның декабрендә) ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Санкт-Петербург белән Татарстан Республикасы арасындагы ике яклы хезмәттәшлекне үстерергә кирәклеген билгеләп үтте, үзара мөнәсәбәтләрнең перспективалы юнәлешләре, шул исәптән Санкт-Петербргта су белән тәэмин итү һәм су җибәрү инновацион кластеры, фармацевтика һәм медицина сәнәгате кластеры, турында бәян итте.

Ике як та 2009 елның 4 маенда Санкт-Петербург белән Татарстан Республикасы арасында имзаланган сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне яңарту, шулай ук Килешүләрне гамәлгә кую чаралары планын эшләргә кирәклеген белдерде. Бигрәк тә икътисади хезмәттәшлек, шулай ук сәламәтлек саклау, инновацион, социаль һәм яшьләр сәясәте, туристлык өлкәләрендә мөнәсәбәтләрне үстерүгә игътибар бирергә тәкъдим ителде.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге яңа даими вәкиле Ренат Вәлиуллин тәкъдим ителде.

Олег Марков Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге элеккеге даими вәкиле Шамил Әхмәтшинга Санкт-Петербург белән Татарстан Республикасы арасындагы уңышлы һәм нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде. Элеккеге даими вәкил Л.Гумилев исемендәге Төньяк-көнбатыш фәнни үзәк җитәкчесе итеп билгеләнгән.

Кичен Әсгать Сәфәров “Чәк-чәк” кафесында төбәкнең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм әйдәп баручы татар бизнесменнары белән очрашты. Очрашуның төп темасы Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге яңа даими вәкиле Ренат Вәлиуллин тәкъдим итү иде. Шулай ук Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары алдында торган актуаль проблемалар һәм бурычлар буенча фикер алыштылар.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*