tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эшлекле хезмәттәшлек
Эшлекле хезмәттәшлек

Эшлекле хезмәттәшлек

26 февральдә Ульян каласының татар мәдәният үзәгендә «Чуашстан татарларының мәдәният һәм сәнгать көне” уңаеннан Ульян өлкәсе милли-мәдәни мөхтәрияте белән Чуашстан татарлары милли- мәдәни мөхтәрияте очрашты, киләчәктә багланышларны аттыру өчен Килешү төзеде.

Тарихи чыгынакларга караганда Чуашстан  Республикасының күп өлеше Сембер губерниясенә кергән, әлеге  җирлектәге татарлар гомере буе бер-берсе белән аралашып яшәгән. Чуашстанның күп кенә авылларыннан татарлар Ульян каласына һәм район җирлекләренә күченеп килеп  тормыш  итәләр. Милли бәйрәмнәребездә, спорт һәм мәдәни фестивальләрдә катнашып киләләр. Бәлки шуңадырда, Чуашстанның саллы булган делегациясен Ульянның  татар мәдәният үзәгенә сыймаслык халык чын күңелдән яратып, үз итеп каршы алдылар.

Әлеге чарада дин, дәүләт органнары, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте – төбәк иҗтимагый оешмасы   җитәкчесе Рәмис Сафин һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәния мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов һәм ике яктан президиум әгъзаләре әлеге чарага нык хәстәрләнеп, зур югарылыкта үткәрделәр. Килешү төзегәннән соң, Чуашстан җирлегендә гомер кичерүче, танылган рәссам Мидхәт Шакировның шәхси картиналар күргәзмәсен ачып, әлеге күргәзмәгә зур хак бирделәр. Ике төбәкнең хатын-кызлар “Ак калфак” окшмасы очрашып түгәрәк өстәл үткәрделәр.

Бәйрәм программасы бик бай булды: күргәзмә, осталык дәресләре, Урмай авылының  танылган фолҗклор һәм эстрада ансамбленең “Кәрван мирасы” тамашасы, зал тулы тамашачы алкышлары – болар барысы да төбәкләр татарлары мәдәни тормышында бәйрәм рухы, бердәмлек халәте тудырды. Бәйрәм күтәренке рухта, киләчәккә тагын очрашулар булсын иде дигән теләктә калды.  

Фәрит Гыйбатдинов, Чувашстан Республикасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*