tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсе губернаторы белән эшлекле очрашу
Самара өлкәсе губернаторы белән эшлекле очрашу

Самара өлкәсе губернаторы белән эшлекле очрашу

18 октябрьә  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең  Милли Шурасы рәисе Васил  Габтелгаяз улы Шәйхразиев  Самара өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлычы башкаручы Дмитрий Азаров белән дә очрашты. Дустанә мөнәсәбәттә узган очрашуда өлкә татарларын борчыган проблемалар да күтәрелде. Анда “Яктылык” мәктәбенә янкорма төзү, балаларына  туган телдә белем бирергә теләгән ата-аналарның күп булуы сәбәпле шәһәрдә тагын бер татар мәктәбе төзергә җир участогы кирәклеге,  Диния нәзарәтте каршында 100 балага  исәпләнгән рухи-мәгърифәт үзәге булдыру, Самара шәһәрендәге Толстой урамына урнашкан борынгы тарихи мәчетне төзекләндерү һәм аңа манара кую, яңа мөселман зыяраты  җир бүлеп бирү кебек сораулар күтәрелде. Һәр күтәрелгән мәсьәләгә Самара өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлычы башкаручы Дмитрий Азаров уңай җавап биреп, ярдәмчеләренә йөкләмә (поручение) бирә барды. Самараның татар балалары күпләп белем ала торган башка мәктәпләрендә татар телен факультатив яки предмет буларак укытуны оештыруның  да кирәклеген әйтеп узды.

Бу очрашуда Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗади оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев, Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин, Самара шәһәре Промышленный районы башлыгы Минәхмәт Мидехат улы Хәлиуллов һәм Бөтендөнья татар дөнья конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Рифкат улы Тукаев та катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*