tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эшмәкәрләр Мөслимнең “Агромастер” заводы белән танышты
Эшмәкәрләр Мөслимнең “Агромастер” заводы белән танышты

Эшмәкәрләр Мөслимнең “Агромастер” заводы белән танышты

VIII Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Мөслим районындагы “Агромастер” заводы белән танышты. Аның җитәкчесе Илгиз Исламов сүзләренчә, элек бу предприятие урнашкан урында авыл хуҗалыгы техникасы базасы булган. Аның яртысы сатып алынган да, “Агромастер” заводы төзелгән.

  •  Безнең хәзер 10 мең гектар җир бар, бу элеккеге колхоз биләмәләре. Фермер хуҗалыкларыбыз эшләп килә. Бүгенге көндә бездә 250 кеше хезмәт куя. “Агромастер”да уртача хезмәт хакы 40-41 мең, авыл хуҗалыгыныкы 31-35 меңгә якын, дип сөйләде Илгиз Исламов.

Россиядә шушы юнәлештәге 79 завод арасында “Агромастер” җитештерелгән продукция күләме, продукция номенклатурасы буенча 5нче  урында тора.

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларына биредәге кызыклы агрегатлар, җитештерүдә кулланылган заманча технологияләр күрсәтелде.

Район кунаклары “Агромастер” заводында җитештерелә торган техника белән танышты. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев 1961 елда куйган һәм эшләтеп җибәргән фрезер станогы, төгәллеге белән аерылып торган запас частьләр әзерләүче ЧПУ станоклары, лазер җайланмалары, биредә җитештерелә торган цехта җыела торган авыл техникасы, светодиодлы лампалар кунакларда зур кызыксыну уятты.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*