enrutat
Баш бит / Әстерхан көндәлеге
Әстерхан көндәлеге

Әстерхан көндәлеге

Чираттагы фәнни экспедициягә Әстерхан өлкәсенә барабыз. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган комплекслы экспедициянең максаты – Әстерхан өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең рухи байлыгын, мәдәниятен, тел үзенчәлекләрен, халык иҗатын, җыр-биюләрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен   барлау һәм өйрәнү.

Казаннан Әстерханга юл тоттык. Урман, урман-дала, дала – төрле табигый зоналар берничә сәгать эчендә үзгәрә бара. Башта мәһабәт урманнар юкка чыкты, алар урынына чуалып, тузгып үскән куаклы-агачлы посадкалар ешрак күзгә чалына башлады. Бераздан алар да сирәкләнде. Самара, Чапаев, Балаково, Самара шәһәрләрен үтәбез. Волгоград шәһәре ерактан ук күренә. Бөек Ватан сугышының иң кайнар нокталарының берсе. Тыныч, заманча шәһәр шул көннәрнең энергетикасын саклый кебек. Биредә һәр метр, һәр сантиметрны саклап калу, дошманны Иделгә уздырмау өчен яу барган. Шәһәрнең бер ягыннан икенче ягына барып җитү ике сәгатьләп вакытны ала.

Волгоградның икенче ягында табигать шактый үзгә. Ярым корыган, ярым гариб агачлар очрый, нинди агач – тизлек белән узганда аңлашылмый да кала. Җирдә сирәк кенә үскән чәнечкеле үләннәр күренә, туфрак коңгырт, кызгылт-сары, саргылт төстә. Машинага болыт булып черки бәрелә. Ял итәргә, аяк язарга туктыйбыз. Чыгуга, чәбәләнеп кире машинага кереп качабыз. Әлеге черки дигән әйбер авызга, күзгә, борынга керә, сулап та булмый. Җирле халык умарта корты карый торган битлекләр кигән, эсселеккә карамастан калын итеп киенгән. Бераз җил чыккач кына черки азая башлады.

Юл кырыенда сирәк кенә карбыз-кавын, помидор кишәрлекләре кала. Алар Иделдән торбалар белән керткән кергән су белән сугарыла.

Егерме дүрт сәгатьлек юл артта кала. Ниһаять, Әстерханга җитәбез. Экспедицияне «Әстерхан татарларының мәдәниятен үстерү һәм саклау ассоциациясе» җитәкчесе Ильмира Үтәлиева каршы ала. Ул безне урнаштыру, кунак итү вазыйфаларын үз өстенә алган. Һәрбер авылның телгә оста, халыкның рухи мәдәниятен яхшы белгән, мәгълүматлы информантларын безнең белән очрашуга барлап куйган. Ильмира безгә һәр адымыбызда ярдәм итеп торды. Яшь, матур бу ханым бөтен яктан сокландыра. Алар ире Ринат Үтәлиев белән өч ул үстерәләр. Милли рухлы, үз эшләренә бөтен күңелләрен биргән гаилә бу. Кече улларын татарча камил сөйләшергә өйрәнсен өчен һәр көн Әстерханнан татар авылына, татар балалар бакчасына йөртәләр. Ринат Үтәлиев – Әстерхан өлкәсенең Приволжский районы җитәкчесе. Эшен яратып, җаны белән бирелеп эшли.

Тумышы белән Татарстанныкы булган Наилә ханым Патеева лаеклы ялга чыкканчы табиб булып эшләгән. Хәзерге вакытта ул Әстерхан татарларының тарихын өйрәнә, рухи мәдәниятен барлый, атаклы шәхесләр, тарихи урыннар турында мәгълүмат туплый. Наилә ханым авылларны да яхшы белә. Һәрбер авылда аны танып, яратып каршы алалар. Әлеге өлкәнең хөрмәтле кешеләре белән безне Наилә ханым таныштырды. Ул Тиякнең бүгенге хәленә, шунда яшәүче кешеләрнең тарихына гына түгел, бүгенге хәлләренә битарафлыгына да ачына. Кайчандыр Әстерханның кайнап торган татар үзәге булган Тияк бүген ярым җимерек хәлдә. Биредә татарның атаклы шәхесләре тукталган. Шәрыкь клубында Һади Такташ төн буе шигырь укыган. Тиякнең атаклы Яшел мәчете бүген хәрәбәләргә әйләнгән. Аның нинди булганын диварына эленгән рәсем генә искәртә.

Әстерхан татарлары төрле этник төркемнәрдән торган халык. Алар арасында Алтын Урда нугайларының варислары юрт татарлары, кундрау татарлары яки карагашлар, Казан губернасыннан күчкән татарлар һәм башка этник төркемнәр бар. Хәзерге вакытка кадәр, бер-берсенә якын урнашуга карамастан, бер авылның сөйләме икенчесеннән аерылырга мөмкин.

Халык бай һәм матур яши. Бик зур тырышлык һәм хезмәт белән табылган байлык бу. Йорт яны бакчасында помидор, тәмләткеч үләннәр үстерәләр. Помидорны рассадаларга чәчү көздән үк башлана. Аларны теплицаларга  күчерәләр. Икенче өлешен соңрак чәчеп, ул үсентеләрне ачык җиргә утырталар. Һәр көн сугару, чүп утау, бутау – помидор өлгереп базарга чыкканчы күп хезмәт сорый. Помидорны биредә «мадур» диләр. Помидор үстерүнең девизы да бар – «Акша-бакша, товар-базар» диләр авыр хезмәтнең нәтиҗәсе турында. Ягъни, акча-бакча. «Ч» авазы күп сүзләрдә «ш» авазы белән алыштырыла.

Без барганда мадурның беренче уңышы өлгереп килә иде. Суы башкамы, кояшымы, әмма помидорларның тәме бөтенләй башка анда: гаҗәп тәмле. Казанда «әстерхан помидоры» дип сатылган помидорларның Әстерханга бернинди катнашы булмавын аңлыйбыз.

Кайчандыр миллионер булган колхозлар беткән. Сугарулы булган кырлар ташландык хәлдә. Алар уңдырышсыз җирләргә әйләнгән. Җиләк-җимеш бакчалары да корып ята. Аларның шаулап торган чагы саргайган фоторәсемнәрдә генә сакланган. Йорт яны бакчаларында гына сирәк кенә шәфталу, өрек, әстерхан чикләвеге агачлары үсә. Аларны үстерү шактый хезмәт сорый. Салкынга түзмиләр, шуңа күрә һәр агачны кышка «киендереп», камыш белән төреп бәйләп калдыралар икән. Иң әрсез агачлар – тут агачлары. Алар бөтен җирдә үсә. Сары яки кара җимешләре коелып утыра. Ишегалларында тут агачы күләгәсенә сәкеләр куеп, ял итү урыннары булдырылган. Виноград та бөтен кешенең бакчасында үстерелә. Биредә татар халык җырларындагы алма белән янәшә виноград турында да җырлыйлар:

Алма бакчасына кереп,
Виноград өләшәм.
Тормышыңда бул бәхетле,
Мин дә теләк теләшәм.

Йортлар зур, төрле төсләргә буялган, йорт кыйгачларына пар карлыгач бизәкләр төшерелгән. Күбесе ике катлы. Беренче каты җиргә керебрәк салынган. Бу эссе җәйләрдә эсседән котылу өчен шулай эшләнә икән. Ара-тирә камыштан үреп, өстән балчык белән сылап ясалган өйләр – мазанкалар да сакланган. Аларны сирәк кенә булса да, хәзер дә җәйге өй буларак ясыйлар икән. Биредә камыштан өй, ягъни мазанкалар салу җырга да кергән:

Өйләр салдым камыштан,
Башым салдым сагыштан.
Моңлы туган дип белмәгез,
Моңлы булдым язмыштан

Камыш бөтен җирдә үсә. Кеше белән камыш арасында өзлексез көрәш бара. Бераз гына каралмый торса, бакчаларны камыш басып ала. Бер үсә башласа, аннан котылу җиңел түгел.

Халык кунакчыл, юмарт, ачык йөзле. Әстерхан татарларының кунакчыллыгы һәм алар әзерләгән ашлар турында аерым китап язарга мөмкиндер. Милли кухня камыр ризыкларына бай. Нугай бәлеш, пәхләвә, бадәмгөл, шикәргөл, катланчык, катланчык пәрәмәч, күз бүрәк, лаксалба, бавырсак һәрбер бәйрәм өстәленә куела. Һәрбер бәйрәмгә пылау әзерләнә. Пылауда беренче катлам – кабак. Бу ризык шуның белән без белгән гадәти пылаудан аерыла.

Астрахань 253

Әстерхан дигәндә хәзерге вакытта бөтен кеше бу якның гаять кыйммәтле затлы ризыгын – кара уылдыкны искә төшерә. Күрдек без аны. Балык базарында саталар. Килосы – аз да түгел, күп тә түгел – нәкъ кырык мең сум. Дөрес, аны кырык мең түләп тә алып кайтып булмый. Чөнки ул контрабанда санала. Зинһар ала күрмәгез, бәласеннән баш-аяк, штрафы да зур, уылдыгын да алып калалар, дип кисәтә җирле халык. Көлешәбез. Бер кило уылдык алыр өчен без ничә ай акча җыярга тиеш? Күчтәнәчкә кипкән балык – вобла алдык. Җирле халык та затлы балыкның, уылдыкның тәмен оныта бара. Икешәр метрлы чөгә балыклары тотулары турында хәзер риваятьләр сөйлиләр, экология болай барса, озакламый легенда сөйли башларлар. Ул чөгә, мәрсин балыклары да су анасы кебек мифик затка әйләнер микән?

Киләче

Без Приволжский районының Киләче (Киличи) авылында. Авылда 900 хуҗалык, 16 милләткә караган 4000 якын кеше яши. Авыл тарихы Екатерина II заманында башлана. Телдән телгә, буыннан буынга күчеп сакланган истәлекләр буенча авылга нигез салучылар Казачий бугор ягындагы Мошаик авылыннан күчеп килгән.

Әстерхан морзасы Абыз-морза Ямгурчеев Императрица Екатерина II вакытында Бөтенроссия дворяннары утырышына делегат итеп җибәрелә. Кире Мошаикка кайткач, крестьяннар нәрсә алып кайтуын сорыйлар. Ирекме яки коллыкмы? Абыз-Морза: «Императрица Екатерина II сезнең барыгызны да миңа крепостнойлар итеп бирде», – ди. Бу сүзләрне ишеткән крестьяннар Абыз-Морзаны тотып алып Байган ильмененә батыралар. Шуннан соң җәзадан куркып күчеп китәләр һәм хәзерге Киләче авылына килеп нигез салалар.

1933 елда Киләче авылына «Ялкын» журналы редакторы Шакир Фатхуллин белән атаклы шагыйрь Муса Җәлил килә. Ул вакытта колхоз рәисе Ибраһим Мәхмүдов була. Мәхмүдовлар өендә шагыйрь йоклаган кровать озак еллар шул урында тора. Хуҗалар анда бер кешене дә утыртмый да, яткырмый да. Муса Җәлил авылда 11 көн яши, Киләче халкына уңыш җыярга булыша. Шагыйрь «Җиһан» поэмасын Киләче авылында булганнан соң яза. Поэмада Киләче авылының уңыш җыйган вакыты тасвирлана. Биредә булганнан, авылда алган тәэсирләр нәтиҗәсе буларак шулай ук «Күк юрга», «Колхозчы кыз», «Балыкчы кыз җыры» һәм башка әсәрләре языла.

 Җәмәл авылы (Три протока)

Авыл исеменең килеп чыгуын гарәп теленнән кергән, авыл халкы дөя дигән сүздән дип тә, гүзәл, матур дигән сүздән дип тә аңлата. Авыл халкы татарча сөйләшә, әдәби телгә якын. Урта диалект үзенчәлекләре сизелә. Күпчелек халкы егерменче елгы ачлыктан качып Казан ягыннан күчеп килгәннәрдән. Кавказ, монгол халыклары да күчеп килгән. Төрле халыклар кушылган. Татарлашкан нугайлар да күп.

Җирле үзидарә башлыгы Рамазан Мөхәрәмов милли рухлы кеше. Авылда гына түгел, район, өлкә масштабында үткәрелгән чараларда да башлап йөрүчеләрнең берсе. Авыл тарихы, халыкның йола-бәйрәмнәре белән информантыбыз Гомәрова Мәйсәрә апа таныштырды. Мәйсәрә Хәким кызының җиде буыны да шушы авылдан. Ул үзе күп талантларга ия кеше. Шигырьләр дә яза, ата-бабалардан калган мәдәни һәм рухи мирасны барлап өендә этнография музее булдырган.

Җәмәл авылында икенче информантыбыз Идиятуллина Румия апа. Ул җырчы, үзенең концертлары була. Халык җырларын башкара, әнисенннән өйрәнгән бәет-мөнәҗәтләрне әйбәт белә. Әтисенең әкиятләр күп белүен, балаларга әкиятләр сөйләвен сөйли. Румия ападан «Картка бирелгән кыз бәете», халык җырлары, такмаклар язып алдык.

 Ярлы Түбә (Село Осыпной бугор)

 Авылда 980 хуҗалык. 3500 дән артык кеше. Төп халкы татарлар. Руслар, казакълар, нугайлар да яши. Яшелчә үстерү белән шөгыльләнәләр.

Ярлы Түбә авылы апалары бергә җыелып килеп, китапханәдә сөйләшеп утырдык. Җырлап-биеп күрсәттеләр, төрле ышанулар, ырымнар белән таныштырдылар. Ярлы Түбә, дөресрәге Яр Түбә: яр өстендә, тау өстендә утырган авыл булганга шулай аталган. Царев елгасы буенда урнашкан. Моннан Петр I яр буеннан Каспийга үткән. Царев елгасын татарча Ярлы Түбә ягасы дип атаганннар.

Кызан (Татарская Башмаковка)

Кызан авылы тарихы белән Кызан мәктәбенең тарих укытучысы Мусаев Әмир таныштырды.  Документлар буенча, авылның исеме бу авылга нигез салган сугышчы Йыла Кизан исеменнән килеп чыккан дип санала. Кизан ыру-кабилә атамасы булырга мөмкин.

Йорт татарларында торак җирләрне нигез салучыларның исеме белән бәйләү еш очрый. Сәмигъ авылга нигезне баһадир Сәмигъ Арслан сала. Күрше Яксатово авылына Яксат исемле кеше нигез сала. Җәмәле авылының килеп чыгуы Җума яки Җуман исеме белән бәйле. Җума яки Җуман табунный голова була. Киләнчи авылына нигез салучы да Киләш исемле табунный голова. Шәһәр янында Мышаек бар, аны татарча Казавыл диләр. Аның исеме Казыйдан – мөселман башлыгы килеп чыккан.

Бу авылда Джуманов Равил абый белән таныштык. Нугай тарихчысы, халыкның этнографиясен, тарихын яхшы белә. Киң эрудицияле, хөрмәтле шәхесләрдән. Халыкның рухи байлыгын, халык иҗатын да яхшы белә. Үзе дә кешеләрдән фольклор өйрәнгән. Ике хушаваз яздырды.

Кызын авылында Исхакова Баузия ападан бик күп җырлар язып алдык.  Баузия апа җырларны кая барса, кайда ишетсә, шунда отып ала, өйрәнә. Казаннан килгән пластинкалардан да бик күп җырлар өйрәнгән. Шушы авылда, шушы якларда җырланган җырларны да башкара. Гомер буе сәхнәдән дә җырлаган, җыр конкурсларында катнашкан. “Сакмар буе”, “Урман кызы” һәм башка җырларны яратып җырлый. Бәетләр-мөнәҗәтләр дә белә. Буш вакытында чигү чигә.

Кызан авылының исеме килеп чыгу турында легендалар сакланган.

16.06. 2013. Майлы Күл авылы. Русча исеме Яксатово.

Майлы Күл авылының исеме җиренең майлы кебек әйбәт булуыннан килеп чыккан. Җирләребез майлы кебек әйбәт, кара туфрак диләр бу авыл кешеләре. Яхшы авыл, яхшы авыл дигәннәр. Шуннан Яксатово килеп чыккан.

 17.06.2013. Каргалык авылы (село Каргали).

Каргалык авылында Максудова Нурия апа авыл тарихы белән таныштырды. Ул лаеклы ялга чыкканчы укытучы булып эшләгән.

Нурия апа халык тарихы белән кызыксына. Үзләренең ыру тарихын да кайнанасыннан, туганнарыннан сорашып өйрәнгән.

“Безнең ыруыбыз хуҗалар ыруы. Бервакыт ак тәтәм миңа әйтә: “Без торганбыз хуҗалар әүләсендә. Әтиемнең әүләсе. Каргалыктан булган әтием тумышы белән. Менә безнең карт бабабыз булган, ди .Ул күптән-күптән килгән. Аны беренче булып күмгәннәр ди зиратка. Ул зират хәзер кала эчендә калды. Шуның исеменнән безнең ыруыбыз да, әүләбез дә хуҗалар әүләсе булып киткән. Торганнар болар Кирит дигән җирдә. Авыл ике өлештән тора. Бер кисәге – Кирит, бер кисәге – Кымшак. Кымшак – ул половцы. Киритләр – кирит дигән төрки кабилә булган, дүртенче гасырлардан. Калабиткә якынрак ягы – Кирит ягы. Икенче ягы – кымшак ягы. Ике якның да үзенең мәчете булган. Әүлиясе – Сарыхуҗа әүлиясе. Икенче төрле – Фаяз әүлия дип тә әйтәләр.

Без – татарлар. Алтын Урданың уртасында утырып, без татар булмасак, кем татар ул вакыт!” – дип сөйли Нурия апа

18.06.2013. Нариман районы
Канга (с. Старокучергановка)
һәм Көлдермеш (Новая Кучергановка) авыллары.

Канга зур авыл – 1862 хуҗалык 6672 кеше яши.

Көлдермеш авылда ат арбасына көлдер ясаганнар. Көлдер арба.

Иделдән ерак түгел урнашкан чиста һәм матур авыллар. Авыллар һәм информантлар белән Каһарманов Рамил абый таныштыра. . Ул җирле үзидарә башлыгы. Үзе дә халык иҗатын шактый белә, җырга-моңга гашыйк кеше. Ышанулар, гореф-гадәтләр турында сөйли, шул арада авыл һәм халыкның проблемаларын да сөйләп ала. Хәзерге вакытта яшьләрнең татар җырларын белмәвенә әрни.

Санаулы көннәр тиз узды. Кунакчыл, ягымлы, ачык күңелле әстерхан татарлары белән хушлашып юлга чыгабыз. Яңадан очрашканга кадәр!

Илсөяр ЗАКИРОВА,
филология фәннәре докторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*