tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан кунаклар кабул итә
Әстерхан кунаклар кабул итә

Әстерхан кунаклар кабул итә

Иртәгә, 13 майда, Әстерханда XVII Федераль Сабан туе уза. Шул уңайдан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур делегация бүген Әстерханга килде. Татарстан Президенты шәһәрнең Тукай скверында булып, бөек шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салды. Аны Татарстан республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закирова, Әстерхандагы “Дуслык” оешмасы җитәкчесе Әнвәр Алмаев һәм башкалар озатып йөри. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Әстерхан шәһәрнең Габдулла Тукай исемен йөртүче 74нче мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашты, балаларның чыгышын карады.

Кичен Әстерхан дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узды. Милли киемдәге кызлар Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны чәк-чәк тотып каршы алдылар. Сәхнәгә күтәрелеп ике төбәкнең җитәкчесе дә тамаша залына җыелган халыкны сәламләп, милли бәйрәмебез Сабантуе белән котладылар. Татарстан Республикасы Президенты менә икенче тапкыр Федераль күләмдәге сабан туйны кабул иткән Әстерхан губернаторына, биредә яшәүче халыкка рәхмәтен дә җиткерде. Россиянең кырык дүрт төбәгеннән Әстерхан җиренә җыелган милләттәшләребез алдында Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан дәүләт фольклор ансамбле, Алинә Шәрипҗанова,  Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, “Казан егетләре”, Марсель Вагыйзов, Алсу Әбелханова, Чулпан Йосыпова һәм башка сәнгать әһелләре чыгыш ясады. Аннары Федераль Сабан туе хөрмәтенә тантаналы кабул итү булды.

Иртәгә, 13 майда Әстерхан шәһәренең Үзәк стадионында XVII Федераль Сабан туе узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерханга эшлекле сәфәре кысасында, иртәгә Әстерхан дәүләт университеты бакчасында каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында да катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*