tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан өлкәсенең Яңа Болгар татар авылы йөз еллыгын билгеләп үтте
Әстерхан өлкәсенең Яңа Болгар татар авылы йөз еллыгын билгеләп үтте

Әстерхан өлкәсенең Яңа Болгар татар авылы йөз еллыгын билгеләп үтте

Әстерхан өлкәсенең Икрәле районындагы бердәнбер татар авылы – Яңа Болгар 100 еллыгын билгеләп үтте. Бу авылда яшәүче тарих укытучысы Шамил Сираҗетдинов хәбәр иткәнчә, юбилейга китап нәшер ителгән, фильм төшерелгән. “Әстерхан татарларының этник-мәдәни йөзе” темасына өлкә фәнни-гамәли конференциясе уздырылган. Авыл һәм район хакимиятләре ярдәменә таянып, әлеге чараларның төп оештыручысы да Шамил Сираҗетдинов үзе.

Иделнең тармаклана-тармаклана Каспий диңгезенә койган өлешендә, елга буенда утрау булып урнашкан Яңа Болгарга моннан бер гасыр элек Казан якларыннан күченеп киткән татарлар нигез салган. Яңа Болгар – Икрәле районында бердәнбер татар авылы. Әстерхан өлкәсендә исә бүгенге көндә 17 татар авылы исәпләнә. Шамил Сираҗетдинов үзенең авылы тарихы турында инде биш китап чыгарган. “Очерки по истории села Новые Булгары” исемле 350 битлек китап юбилейга нәшер ителгән.

Әстерхан өлкә халык мәдәнияте фәнни-методик үзәге белән берлектә әзерләнгән конференциянең пленар утырышы шушы көннәрдә Яңа Болгар авылы Мәдәният йортында үтте. Анда Әстерхан татарларының мәдәниятен саклау һәм үстерүгә багышланган докладлар белән тарихчылар, этнографлар, фольклорчылар, Әстерхан өлкәсенең Икрәле, Идел буе һәм Володар районнарыннан мәктәп укучылары чыгыш ясады. Конференциядә катнашучыларны Әстерхан өлкәсе татарларының “Дуслык” җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев та сәламләде.

Шамил Сираҗетдинов гомере буена туган авылының елъязмасын яза. Аның бабасы Гыйләҗетдин Сираҗетдинов 100 ел элек шушы авылга нигез салучыларның берсе булган. Шамил әфәнде үзе тарих укытучысы, мәктәптә укыткан, директор да булып эшләгән, бүген лаеклы ялда, аңа 71 яшь.

“Авыл тарихын 1972 елдан өйрәнә башладым, – дип сөйләде Шамил Корбангалиевич “Татар-информ”га. – Безнең авылга нигез салучыларның берсе, 1881 елгы Абдурахман Бәшировның 1967 елда язылган истәлекләре саклана, шуларны укыдым, аннан соң үзем өлкән яшьтәге абый, апалардан сораштыра башладым. Минем әби-бабайларым Казан якларыннан булган. XIX гасырда ярлы тормыштан китеп, Әстерхан якларына күченеп киләләр. Хәлле ногай авылларында батрак булып эшлиләр. 1917 елдагы революциядән соң алты татар гаиләсе моңа кадәр морза җирләре булган елга буендагы буш урында землянкалар корып кыш чыга. Икенче елны алар янына тагын 100 татар гаиләсе килеп кушыла. Авыл шулай оеша. Авылга исем сайлыйлар, берәүләр революциядән соң барлыкка килгәнгә, “Октябрь җимеше” дип тәкъдим итә, икенчеләре мөселман халкы яшәгәнне белгертеп, “Мөслим” дип атыйк, ди. Киңәшләшкәч, Идел буендагы Бөек Болгар шәһәрлеген яхшы хәтерләгән халык Гали Шакиров исемле кешенең тәкъдимен хуплый – Яңа Болгар дип исем бирәләр. Шулай итеп, татар гаиләләре бакча үстерергә, балыкчылык белән дә шөгыльләнергә җайлы булыр дип, елга буенда төпләнеп кала”.

Шамил Сираҗетдинов туган авылы турында китаплар язганда нигездә өлкән буынның хатирәләренә таяна. “Бөтен мәгълүмат халык хәтерендә саклана. Минем 137 “информаторым” бар иде, кызганычка, алар олыгая, сафлары инде сирәгәя бара, 5-6 кеше генә калды. Китап язганда яннарына бер-ике генә түгел, ә иллешәр тапкыр бардым. Кесәмдә һәрвакыт каләм белән кәгазь йөрттем”, – ди тарих укытучысы. Шул хатирәләр аша авылның оешкан чорлары, беренче йортлар төзелеше, колхоз эше, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклар, Мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы эшчәнлеге, халыкның яшәү рәвеше, фольклоры, мәдәнияте, аш-суы үзенчәлекләре тасвирлана.

Әмма кызганычка, утрауда урнашкан авылда бүген инде татарлар аз калган. “Колхоз таралгач, эшсезлек килде, гаиләләр балаларны калага җибәрү ягын карады. Бүген буш йортларга руслар, башка милләтләр яшәргә күчә. Киләчәктә Яңа Болгар татар авылы китапларда гына калырга мөмкин”, – дип борчылып та сөйләде тарихчы.

Шамил Сираҗетдинов авылдагы бөтен вакыйгаларны язып-теркәп, фотога һәм видеого төшереп бара. “Китапларымны нәшер итәргә район хакимияте һәрвакыт ярдәм итте, рәхмәт аларга. Юбилейга бер сәгатьлек видеофильм да әзерләдек”, – диде ул. Әлеге фильм конференциядә дә күрсәтелде.

Шамил Сираҗетдинов Әстерхан өлкәсендә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең “Якташлык” клубы әгъзасы. Быел ул Казанда Бөтендөнья татар конгрессы уздырган II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында катнашты. “Яшьләрдә туган як тарихына кызыксыну тәрбияләргә кирәк. Киләчәк буыннар үзләренең тамырларын белергә тиеш. Милләтебезне, мәдәниятебезне, ана телебезне саклап калу өчен бу бик мөһим”, – диде ул.

Лилия Гаделшина

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*