tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан шәһәрендә “Акыл фабрикасы”
Әстерхан шәһәрендә “Акыл фабрикасы”

Әстерхан шәһәрендә “Акыл фабрикасы”

5-6 март көнне Әстерхан шәһәрендә белем бирү һәм проектлар мәктәбе – “Акыл фабрикасы” узачак. Тема: Этномәдәни проектларның менеджменты.

Катнашучылар: Саратов шәһәре, Волгоград шәһәре, Волжск шәһәре, Армавир шәһәре, Ростов шәһәре, Краснодар шәһәре, Дагестан Республикасы, Атырау шәһәре (Казахстан), Карачай-Чиркәс Республикасы.

Көньяк федераль округы татар яшьләре лидерлары өчен интенсив мәктәп.

Лекцияләр:

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ПРОЕКТЛАРЫ КАРТАСЫ
Спикер: Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе

Дөньяда 100дән артык татар яшьләре оешмалары бар. Лекциядә без аларның эшчәнлегенә анализ ясарбыз һәм нинди проектларны бездә чынга ашырып була – шуның турында сөйләшербез.

ТӨБӘКЛӘРДӘГЕ ПРОЕКТЛАР: НӘРСӘ БАР ҺӘМ НӘРСӘ ҖИТМИ?
Спикерлар: Динара Мәҗитова, “Идел” региональ журналының редакторы, “Дуслык” татар мәдәнияте үзәгенең яшьләр эшләре буенча җитәкче урынбасары; Реналь Иксанов, “Сарытау” татар яшьләре оешмасы рәисе. Саратов шәһәре;

Кем алдан атлап бара? Яңа үсеш нокталары. Проектларның оптимизацион чишелешләре. Идеяләр, проектлар эзләнүдә. Материал капитал буларак рәсми репутация. Уйланылмаган адымнарның куркыныч астына кую. Инфокыр һәм аның мониторингы. Кире бәйләнеш. Җәмәгатчелек белән эффектив коммуникация.

ЭТНОМӘДӘНИ ПРОЕКТЛАРНЫ ОЕШТЫРУ

Җәмгыяви стратегик сессия – күмәк баш мие штурмы формасындагы интерактив чара. Ул җәмгыяттәге төрле фикер ияләре, эксперт берләшмәләр вәкилләре катнашында уза. Сессия юл карталарын реализацияләү буенча идеяләр эзләүгә юнәлгән.

ТАТАР ПРОЕКТЛАРЫН PR-ЯКТЫРТУ
Спикер: Гүзәлия Гыйниятуллина, Бөтендөнья татар яшьләре форумының матубгат-сәркатибе

Татар проектларын pr-яктырту буенча төп аспектлар. Социаль челтәрләр, реклама, вируслы маркетинг, ММЧ белән элемтә. Россияның иң популяр медиалар статистикасы. Аккаунтны булдыру, мәгълүмат тутыру һәм әзерләү.

ТАТАР МИЛЛИ КИЕМНӘРЕ: СӘХНӘДӘ ҺӘМ ТОРМЫШТА
Спикер: Нигина Әхмәдуллина, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының аспиранты, Халыкара конкурслар лауреаты, “KAZAN” бию ансамбле студиясенең педагог-хореографы

Милли кием – синең кайсы милләт вәкиле булуыңны билгеләргә мөмкинлек бирә торган күрсәткеч. Анда милләтнең рухи тормышы материаль башлангыч белән берләшә. Ничек итеп татар милли киеменең үзенчәлеген саклап калырга? Хәзерге заманда милли костюмның роле нинди?

ЧИТ ИЛ ТӘҖРИБӘСЕ: ЯҢА МӘДӘНИ ПРОЕКТЛАР
Спикер: Рәдиф Кашапов, музыкант, “Собака.ру” журналының баш редакторы;

Чит илләр тәҗрибәсе: яңа мәдәни проектлар. Нәтиҗәсе генә түгел, аны төзү процессы да тәҗрибәгә әйләнә. Арт-резиденция төзү өчен нәрсәләр кирәк? Табигый-иҗади кластерлар ничек эшли? Рейтинг-кэмплар рейтингка тәэсир итәләрме? Партизанинг һәм ачык иҗади остаханәләр – художник һәм тамашачы арасында аерма бармы? Рейтинг-кэмплар материал сыйфатына тәэсир итәләрме?

ПРОЕКТ МЕНЕДЖМЕНТЫНЫҢ ИНСТРУМЕНТЛАРЫ
Спикер: Айрат Фәйзрахманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумның рәисе урынбасары

Проектлар менеджменты инструментлары. Максатлар куелышы. План төзү. Идеяләр штурмы. Проектлар тудыру.

ПРОЕКТ ҮСЕШЕНДӘ БИЗНЕС ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РОЛЕ
Спикер: Рөстәм Гатауллин – “Инициатива” бизнес-клубының башкарма директоры

Бизнес Клуб мисалында эшмәкәрләрнең үзара эшләүләре күрсәтеләчәк. Нинди чаралар оештыру аеруча зур нәтиҗә бирә. Үсешнең төп нигезләренең берсе буларак нетворкинг.

“ARGAMAK” БЕЛӘН СКАЙП-КОНФЕРЕНЦИЯ
Спикер: Ильяс Ямбаев, “ARGAMAK” Алман татар яшьләре оешмасы җитәкчесе

Алмания татар яшьләре оешмасы “ARGAMAK” белән танышу. Ауропада чаралар үткәрү тәҗрибәсе.

ftatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*