enrutat
Баш бит / Әстерхан татар яшьләре «Волга-2018» форумында белемнәрен арттырган
Әстерхан татар яшьләре «Волга-2018» форумында белемнәрен арттырган

Әстерхан татар яшьләре «Волга-2018» форумында белемнәрен арттырган

Әстерхан татар яшьләре «Волга-2018» форумында катнашкан. Бу хакта Әстерхан татарлары Ассоциациясе хәбәр итә.

Яшьләр форумы 5 көн дәвам иткән. Анда Сахалиннан алып, Калининградка кадәр 500ләп кеше катнашкан, шул исәптән, 10 әстерханлы да. Делегатлар составында татарлар ассоциациясенең 3 вәкиле дә бар. Алар «Добровольцы России», «Наша Победа» һәм «III сектор» юнәлешләрендә белемнәрен арттырган.

«Волга» яшьләр форумы волонтерлыкны үстерү, коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләре һәм вәкилләренең үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырыла.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*