tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан татарлары Арча районындагы “Тукай маршруты” буйлап сәяхәт уздырды
Әстерхан татарлары Арча районындагы “Тукай маршруты” буйлап сәяхәт уздырды

Әстерхан татарлары Арча районындагы “Тукай маршруты” буйлап сәяхәт уздырды

Әстерхан өлкәсеннән килгән татарлар Яңа Кырлай, Кушлавыч авылында кунакта булдылар. Яңа Кырлай мәктәбе директоры кунакларны мәктәп, заманча җиһазландырылган татар теле һәм әдәбияты кабинеты, укучылар кулы белән ясалган кул эшләре ясалган күргәзмәләр белән таныштырды.

“Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган концерт та кунакларда бик җылы тәэсирләр калдырды. Тукай туган якка сәяхәт Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы музеенда дәвам итте. Милләттәшләребез һәр экспонат белән җентекләп таныштылар. Алган тәэсирләре белән уртаклашу чәй өстәле артында дәвам итте. Кушлавычтагы Г.Тукай музеенда һәм һәйкәле янында булдылар, аның иҗатын искә төшереп, шигырьләрен сөйләделәр һәм җырларын җырладылар. Регионара хезмәттәшлек итү һәр ике як өчен дә файдалы һәм дәвамлы булсын иде”, – дип яза “Арча хәбәрләре” басмасы.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*