tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан татарлары белән очрашу үтте
Әстерхан татарлары белән очрашу үтте

Әстерхан татарлары белән очрашу үтте

Яшел Үзән районы Норлат авылында Әстерханнан килгән татарлар белән очрашу үтте. Искиткеч матур очрашу булды. Чараны Норлат авылы “ак калфагы” Роза Илдусовна һәм Ләлә Нурулловна оештырды.

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы Әстерханнан килгән Фаилә ханымга калфак буләк итте. Очрашуда шулай ук Молвина авылыннан килгән Рәзинә ханым һәм анын группасы катнашты. Норлат мәктәбе укучысы Ризәлә бәетләр сөйләде һәм Роза Илдусовнаның оныгы үзләренең чыгышлары белән кунакларның күңелләрен күрде, дип хәбәр итә “Ак калфак” оешмасының Яшел Үзән районы бүлекчәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*