enrutat
Баш бит / Әстерханда беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитова исемендәге премия гамәлгә куелырга мөмкин
Әстерханда беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитова исемендәге премия гамәлгә куелырга мөмкин

Әстерханда беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитова исемендәге премия гамәлгә куелырга мөмкин

Әстерхан төбәгендә беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитова исемендәге премия гамәлгә куелырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы вәкиленә әлеге шагыйрәнең музее мөдире Лидия Плешакова хәбәр итте.

Әлеге премияне гамәлгә кую турындагы фикер өлкәнең мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган. Бу муниципаль дәрәҗәдәге бүләк булыр дип планлаштырыла, шуңа күрә аны гамәлгә кую-куймау турындагы карарны Кара Яр районы башлыгы кабул итәчәк.

Газизә Баһаветдин кызы Сәмитова (1862—1928) Әстерхан губернасы Ташлы Яр авылында зыялы, хәлле гаиләдә дөньяга килә. Яшьтән үк белемен үстереп, телләр өйрәнеп, шигърияткә тартыла. 13-14 яшьтән алып ахыргы көннәренә кадәр әсәрләрен үз кулы белән гарәп имлясында егермеләп дәфтәргә язып бара. Аның беренче шигъри җыентыгы үзе үлгәннән соң 37 ел үткәч,1965 елда, Казанда нәшер ителә һәм әдәбият белгечләре, зыялылар тарафыннан югары бәяләнеп, Газизә Сәмитова беренче татар хатын-кыз шагыйрәсе буларак таныла.

Күптән түгел Газизә Сәмитованың элек Санкт-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү институтында сакланган кулъязма көндәлекләре Әстерханның туган якны өйрәнү музеена тапшырылган. Гарәп имлясы белән язылган әлеге көндәлекләр хәзерге вакытта кириллицага күчерелә, андагы шигырьләр рус теленә тәрҗемә ителә башлаган.  Киләчәктә аларны китап итеп бастыру күздә тотыла. Бу эшләрнең башында Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росздравнадзор) Әстерхан өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе Әдилә Гомәрова тора, дип билгеләп үтте Лидия Плешакова. Әңгәмәдәш Әстерхан дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы филиалы – Газизә Сәмитова исемендәге музей турында да мәгълүмат бирде.

Музей өлкәнең Кара яр районы Ташлы Яр авылында урнашкан. Аны булдыру тәкъдиме белән Газизә Сәмитованың туганнары чыккан. Шагыйрә туган һәм яшәгән йортка мемориаль такта 1992 елда ук эленгән булган. Музей үзе исә чагыштырмача күптән түгел – 2014 елның октябрендә генә ачылган. Туганнары музейга Газизә Сәмитованың шәхси әйберләрен тапшырган. Бу экспонатлар арасында шагыйрәнең шәле, исле май флаконы, кәнфитләр савыты, 1915 елда басылган “Аң” һәм “Сөембикә” журналлары бар. Борынгы әйберләрне җыюда авыл кешеләре дә катнашкан.

“Мемориаль музей саналса, без килгән кунакларга авылыбызның тарихы, анда яшәүчеләрнең көнкүреше турында да сөйлибез. Ташлы яр авылына нигез салынган көннән бирле диярлек анда татарлар һәм руслар бер-берсенең милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен хөрмәт итеп, үзара дус һәм тату яши. Авылыбызның төп үзенчәлеге шуннан гыйбарәт. Шундый үзенчәлекле авылда уникаль шагыйрәнең дөньяга аваз салуы гаҗәп түгел. Музейда балалар өчен чараларны аеручы еш уздырабыз. Өлкәннәр дә читтә калмый. Ел саен 15 декабрьдә Газизә Сәмитованың туган көнен билгеләп үтәбез”, – дип сөйләде Лидия Плешакова. Аның сүзләренә караганда, музейга Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Воронеж, Волгоград, Минск һәм башка шәһәрләрдән, төбәкләрдән кунаклар килә. Мисал өчен, күптән түгел экспозиция белән Кырым татарлары делегациясе танышып киткән.

«Татар-информ» МА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*