tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханда Федераль Сабан туе гөрләде

Әстерханда Федераль Сабан туе гөрләде

13 май көнне Әстерханның Үзәк стадионында  XVII Федераль Сабантуе узды.  Тантанада Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  Бәйрәм алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Әстерхан Губернаторы Александр Жилкин Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсебе күргәзмәсен карады. Анда агач, тире, пыяладан эшләнгән һөнәр үрнәкләре, татар милли киеме үрнәкләре тәкъдим ителде.  Рөстәм Миңнеханов Александр Жилкинга татар халык кәсепләре турында сөйләде. 

Бәйрәмнең төп мәйданы алдында кунакларны Сабантуйда катнашу өчен килгән Россиянең 44 төбәгеннән вәкилләр каршы алды.

Бәйрәм Татарстанның Түбән Кама шәһәре әзерләгән мәдәни чара белән башланып китте. Төрле милләт халыкларының дуслыгын, бердәмлеген чагылдырган композициядән соң, Сабантуй мәйданына җыелган халыкны ике төбәкнең җитәкчеләре сәламләде.

“Һичшиксез, Казан белән Әстерхан арасында үзенчәлекле – тугандаш, кан кардәшлек мөнәсәбәтләре яши. Бәйрәмнәрнең барысы да күркәм. Без бүген Сабан туен – сабан бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу – язгы чәчү тәмамлану уңаеннан үткәрелә торган бәйрәм. Федераль Сабан туеның Әстерханның 300 еллыгы бәйрәм ителгән көннәрдә бездә үткәрелүе – аеруча зур горурлык”, –  диде Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр  Жилкин. Әстерхан өлкәсе губернаторы, милли мәдәниятне саклауга һәм Әстерхан өлкәсендә этник яктан тынычлыкны ныгытуга өлеш керткән өчен, “Дуслык” татар төбәк җәмгыяте әгъзаларына бүләкләр тапшырды.  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында бәйрәм кунакларын сәламләде һәм Федераль Сабантуйны оештыруда ярдәм өчен рәхмәт әйтте. 

“Әстерхан өлкәсе – күп милләтле төбәк, биредә йөз төрле халыклары һәм төрле дин вәкилләре тату яши. Монда яшәүче татарлар саны да күп. Бу бик әһәмиятле чара. Мин сезне чын күңелдән әлеге күңелле бәйрәм белән котлыйм”, – диде ул.  Рөстәм Миңнеханов татар мәдәниятенә керткән зур өлешләре өчен Әстерхан өлкәсе кешеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Әстерхан “Дуслык” татар мәдәнияте җәмгыяте”  төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев та бар. Аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.

Шулай ук Татарстан Президенты Габдулла Тукай исемендәге мәктәп директорына микроавтобус ачкычын тапшырды.

Массакүләм мәгълүмат чараларына Рөстәм Миңнеханов Сабантуйны оештыру дәрәҗәсен бик югары бәяләде. “Бик кунакчыл төбәк. Бәйрәм шәһәр үзәгендә оештырылган, чиста, матур, җайлы, куркынычсызлык тәэмин ителгән. Бу федераль бәйрәм һәм ул тиешле дәрәҗәдә узды”, – дип ассызыклады ТР Президенты һәм киләсе Федераль Сабантуй Чувашиядә узачагын әйтеп узды.

Сабантуй төрле ярышлар, милли уеннар белән бергә үрелеп барды. Әлбәттә инде бәйрәмнең  иң кызыклы, мавыктыргыч өлеше әлбәттә инде татарча көрәш. Быел анда Россиянең төрле төбәгеннән 60 артык көрәшче бил алышты. Сабантуйның абсолют Батыры булып, Татарстанның Теләче районы егете Раил Нургалиев калды.

Аңа автомобиль һәм тәкә тапшырылды. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән батырга автомобиль ачкычын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бирде.  Шулай ук, Ринат Закиров Чувашиядән килгән делегациягә Федераль Сабантуй симвалы Канатлы ат”ны да тапшырды.

Сабантуе җыр, биюләр белән бергә үрелеп барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*