tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхандагы татар халык театры 55 еллыгын бәйрәм итте
Әстерхандагы татар халык театры 55 еллыгын бәйрәм итте

Әстерхандагы татар халык театры 55 еллыгын бәйрәм итте

Әстерханның  яшь тамашачылар театрында җирле татар халык театрының 55 еллыгы бәйрәме үтте. Бу коллектив өлкәнең халык мәдәнияте методик үзәге каршында эшләп килә.

Кичәне театрның режиссёры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Җаббаров ачып җибәрде. Ул театрның тарихы, иҗади тормышы турында сөйләде. Тамашачылар хозурына татар драматургиясе классиклары әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителде. Т. Миңнуллинның “Йөрәк маем”, К.Тинчуринның “Казан сөлгесе”, Д.Салиховның “Кызлар тозагы” спектакльләре – яратып уйнала һәм карала торган тамашалар. Сәхнәдән юбилярларны башка иҗади коллективлар да төбрикләде:  «Ялкын», «Родничок», «Акмарал», «Очарование», «Нур», «Бэхэтле» һәм башкалар.

Өлкә мәдәният министрлыгы исеменнән театр коллективын Людмила Губина котлады. Ул шулай ук сәхнә ветераннары Нурия Гайнетдинова һәм Нурия Ибраһимовага Әстерхан өлкәсе губернаторының Мактау кәгазьләрен тапшырды.

Бәйрәмдә чыгыш ясаучылар халык театры заманында Әстерханда эшләп килгән “Вулкан” профессиональ театр традицияләрен дәвам итүен ассызыклады. Бүген дә театр Әстерхан татарлары тормышында мәдәни үзәк ролен үти.

Әстерхан өлкәсе мәдәният министрлыгы хәбәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*