tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтиемне искә алып
Әтиемне искә алып

Әтиемне искә алып

Бөек Ватан сугышы дигәч, үз күзләрем белән күрмәсәм дә, нинди рәхимсез,
коточкыч сугыш булганлыгын аңлыйм. Гаиләләргә никадәр кайгы-хәсрәт
китергәнлеген дә өлкәннәр сөйләгәннән чыгып төшендем. Мин сугыш чоры
баласы түгел, сугыштан соң 1947 елда туган бала. Гаиләдә дүрт бала
үстек. Икесе – Бөек Ватан сугышы чоры балалары, ә энем белән икебез –
сугыштан соң туган балалар. Әтием – Хәлиулла Габидулла улы Габидуллин
Бөек Ватан сугышына киткәндә олы апаем гына булган. Абыем Нургаян әти
сугышка киткәч туган. Сугыш башланып бишенче көнне әтигә чакыру кәгазе
килгән. Беренче көннәреннән үк китеп, 1945 елның октябрь аенда гына
кайтып төшкән әти. Ул Ерак Көнчыгышта, диңгез пехотасында булган. Без
кечкенә чакны, кайбер вакытларны әти медальләренә күрсәтә-күрсәтә безгә
шул сугыш чорларын, берничә тапкыр яраланып госпитальдә ятканнары
турында сөйли иде.

– Иң куркынычы – Сталинград сугышы иде. Ул кырылган халык, җир өстендә
түшәлгән кебек иде. Фашистлар үлгән кешеләр өстеннән йөрделәр, янәсе
араларында исәннәре калмадымы икән. Бер гөнаһсыз булган күпме балалар да
кырылды бит әле бу сугышта, – дип җәлләп сөйләп, безнең башлардан яратып
сыпыра иде. Ә бу вакытны аның башларында ниләр булды икән, дип үзем әни
булгач кына уйлый башладым. Авыл җиреннән беркая да чыгып китмәгән
кешегә, зур шәһәрләрне күрү дә икенче төрле тәэсир иткәндер. Әтинең без
үскәнче әйткән сүзе искә төшә: “Әй балалар, дөньяның көдрәте киң,
кайларда гына яшәми бит халык. Ул бомбага тоткан өйләрнең зурлыкларын
күрсәгез иде сез, берсе-берсе безнең Марс авылы кадәр иде. Шулар бар да
җимерелеп әрәм булды бит, – дип көрсенеп куя иде.
Әле үземнең дә әти белән бала вакыттагы бер сөйләшү искә төште. Әти
безгә кайтып:
– Балалар, сез русча беләсезме? – дип елмаеп сорады әти.
– Ю-юк, – дибез.
– Ә менә беләсезме, сугышта сезнең шикелле кечкенә балаларны күрергә
туры килде. Алар теттереп русча сөйләшәләр, – ди.

Шуннан уйлап куйдым инде, ничек итеп кечкенә генә бала русча сөйләшә
белсен инде, дип. Ә русчаның үз ана телләре икәнен башыма да килмәде.
Әнием менә, киресенчә, тылдагы тормышның авырлыгын, бер җилкәдә ике нәни
бала калганлыгын сөйли иде. Ә сугышның никадәр аяусыз икәнен без –
кечкенә балаларга сөйләп аңлатмагандыр инде. Чөнки ул вакытларда
тормышлар көйләнә башлаган, әти белән әни янда, без балаларга тагын ни
кирәк булган соң инде.
Әтине искә төшерсәм, шушы уйларым белән бергә урман буйлары, утырткан
агачлар искә төшә. Чөнки әти агачлар утыртырга, урманда посадкаларда
эшләргә, печән чабарга ярата иде. Абыем белән энем дә нәкъ шул
урманнарда йөрергә, гөмбә, җиләк, чикләвек җыярга яраталар иде. Шуның
өстенә әтием балта остасы да булды. Өйдәге әйберләр аның кулы белән
ясалган, бар да “көлеп” торалар иде.

Сугыш беткәнгә дә инде тиздән 75 ел булачак. Шул вакыт эчендә дөнья кай
якка гына үзгәрмәде. Булган колхозлар акрынлап ябыла баралар, көчлеләре
генә яшәп калды, районыбызда булган заводлар да ябылды. Дөнья үзгәрәме,
әллә кешеләр үзләре дөньяны үзгәртәләрме. Никадәр тормышлар, дөньялар
үзгәрсә дә, безгә әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның кичергән авыр
сугыш елларын күрергә язмасын иде.

Һаҗәр ГАЙНЕТДИНОВА.
Малмыж шәһәре.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*