enrutat
Баш бит / “Әтиле балалар ипи ашады..!”
“Әтиле балалар ипи ашады..!”

“Әтиле балалар ипи ашады..!”

“Әтиләре сугыштан кайтучылар, мәктәпкә алып килеп, ипи ашый башладылар, “детдом” балалары да ашады ипине, ә без аларга карап утырдык. Ул кичерешләрне әйтеп кенә аңлатырлыкмыни”, – ди 1941 елда туып, атасы сугышка киткәндә 3 айлык булып калган Салихҗан абый Кадыйров.

Иртә, салкынча. Яшь ана ике сабыен йокларга баскыч төбенә чыгарып сала, янәшәсенә пешкән бәрәңгесен куя, ишеген бикли. Салмас иде, басу­га урак урырга барасы бар. Күз яшьләрен сөртә-сөртә басуга йөгер­гән 27 яшьлек тол хатынны күз алдыма китерергә тырышам, барып чыкмый. Әле ул үзе ач әнинең бер таңнан икенче таңга кадәр бөгелеп урак урасы, юкны бар итәсе, күпме салым түлисе, суык өйне җылытасы, “юк” тан балаларны киемле итәсе дә бар. Ире, Габделкадиме, сугышта хәбәрсез югалган, ике сабый белән тол калган Әсхәбҗамал апа ничекләр түзде дә, ниләр кичерде икән?! Әтнә районының  Югары Көек авылында  гомер итүче Салихҗан абыйның балачак хатирәләре генә дә җанны өшетә. “Әти киткәндә абыйга – 2 яшь, миңа 3 ай була. Смоленск өлкәсендә барган сугышлардан әнигә “…бик каты бозлар ява” дигән хаты килә. Бомба ява, диюе булгандыр, шуннан бер хәбәр дә бул­мады. Ә без көттек, су­гыш беткәч солдатлар кай­та башлады, әти кайтмады. Һаман көттек,  Җиңүдән соң 7 ел үткәч тә кайттылар. Андый шат­лык безгә килмәде. Сә­ер дә тоелыр, “Жди меня” тапшыруын карыйм, ә үзем әти пленга төшеп яшәп калган булсын иде дә, бер туганым эз­лә­сен иде, дим. Андый уй да килә күңелгә, һаман да шул көтү инде бу, канга сеңгән. Әни дә гомере буе әти­не көтеп, тол хатын булып яшәп, ә без – тол хатын малайлары, 83 яшендә вафат булды. Авыртып, 44 килога кал­ды, түзә бел­де. Үзенекен үзе бел­гән­дер. Гаепләп әйтүем түгел, сугыштан исән-сау кай­тучыларга хөрмәт зур бул­ды, аларның хатыннарын да искә алдылар, ирләре үл­гәч тә булыштылар, әле дә онытмыйлар. Ул ха­тыннар, исән-сау кайткач, ир рәхәтен күреп яшәделәр, балаларын да бергә үстерделәр; ә безнең әниләр гомер  буе  михнәттә тилме­реп гомер сөрделәр, шул әниләрне искә алучы да булмады. Югары Көек авылында  ирләре үл­гән 12 тол хатын бар, минем кебек сугыш аркасын­да әти сүзен әйтә алмый тил­мерүчеләр 21 иде”, – ди йөрәге әрнегәнгә чыдый алмаган мәгариф ветераны.

“Әтилеләр такта яр­ма­­ды”

“10 яшь тирәсе, 4 сыйныф­та укыйм, өлкән яшьтәге Йосыф абый белән сарык көтүе көтәбез. Миннән зурраклар үгез җигеп сука сукалыйлар. Көтүдә булгач, укытучылар имтиханны өйгә килеп алалар. 200ләп сарык, бер якта – полоса, икенче якта – су, ике арада йөгерәм. 1 атнадан хезмәт хакына 1 кг он бирәләр, фуражга дип тарткан он инде ул. Әнинең кечкенә сандыгы бар иде,  25×15 см ча­масы булгандыр, онны шун­да кыеклап салып, өс­тенә кулы белән басып билге ясап куя, без тотмас өчен бу, алайса ашка җитми. Әни кайтканчы казан астына ягып кычытканнан аш пешерәбез, ул кайткач аш өстенә бер уч он сибеп җибәрә. Сәләмә кием: әни теккән ыштан, яланаяк. 7 сыйныфта укыйм, кыз­ларга күз төшә башлаган чак, өстә кырык­маса кырык ямаулы тун, эче дә кыршылып беткән, оялып шуның эчен тышка әйләнде­реп кигәнем хәтердә – 1950-51 уку елының көз ахырларында сый­ныфлары белән төшкән фотосурәтне карыйбыз, хәллерәкләр аерылып тора, ялан тәпилеләр санаулы, Салихҗан – шуларның берсе. – Нәсимә апа “гомерлегеңне аласың”, дип, мине җылырак бүл­мәгә кертеп бастыра иде. Шулай булса да укый­быз. 10ны ук бетерә алмасам да, 9 сый­ныфны тәмамладым. Аннан ат җиктем, комбайннар икмәк­не басуда калдыра, үлчәгәч ат белән ташыйбыз. 15 яшьтән кул белән такта яра башладым. Бү­рәнәне күтәреп станга мен­гезәсең. Озын пила бе­лән бер кеше астан, икен­чең өстән тартасың. Бер кояштан бер кояшка яру, куллар калмый. Безнең ише әтисезләр эшли моны. Процент хисабыннан – 1 такта, 15 такта ярсаң 6,5 метрлы – бер хезмәт көне исәпләнә, анысына 400 грамм икмәк бирәләр, күбрәк 200 грамм эләгә.  Шулай итеп, 1956 ел­да, такта яра башлагач, ипи ашый башладык без. Такта ярып, 16-17 яшемдә ве­лосипед, аннан тальян гармун, күн итек алдым. Камәр апаның  улында тальян бар иде, аларга утын кисешеп, гармун уйнарга өйрәндем, ә күн итекне киеп, армиягә киттем”. 1952 елда Факия карчыкка өйдәш тә булып торалар. Хатирәләр, кайсына кагылсаң да уфтандыра. “Ракета гаскәрләре”ндә хез­мәт итә. Ерак арага оча торган баллистик ра­ке­таларның яшерен, серле чагы. “2 тапкыр Иваново өл­кәсеннән Казахстанга барып, “старт”тан очырабыз. Анда 40 градус эссе­лек, монда 30 градус суык.. Сәясәте тагын да эссерәк, Хрущев белән Кеннединың низагта вакыты. Сугыш әнә була, менә була, дип торабыз. Аллаһы Тәгалә рәхмәте, килештеләр”, – дип сөенә.

“Безне “Кытайлар” дип йөрттеләр”

Сугышка кадәр бу авылда 220 хуҗалык була. “1970 елларда  бер Югары Көектә 200дән артык бала бар иде, 3 гаиләдә бер сыйныфлык. Киме мәктәбендә 450 бала укыса, 200е – безнеке. Шуңа күрә без­не “Кытайлар”, дип йөрт­теләр. Хәзер авылда  дистәләгән пенсионер, күбесендә сыер юк.  авыл халкының күбесе Түбән Көеккә төшеп эшли, эшсезләре дә җитәрлек…” – ди гомере буе Күлле Киме мәктәбендә 1991 елга кадәр балалар­га электротехника, физ­культура белән хәрби хә­зерлек дәресләреннән белем бирүче. РСФСРның Үзәк тренерлар мәктәбен тә­мамлаучы Салихҗан Габ­делкадим улының кулыннан килмәгән эше юк. Гармунчы, умартачы, балта остасы, профсоюз рәисе,  көрәшче… Әнә шул әтисезлек өйрәткән. Сабый чактан чүпрәк-чапрак алу өчен Сабантуй мәйданына көрәшкә чыккан баланы язмыш тренер дәрәҗәсенә кадәр күтәргән. Аннан да бигрәк ул – укытучы, тормыш дәрес­ләре бирүче. “Искиткеч пе­дагог ул. Укытучы булсам да, күп нәрсәгә аннан өйрәндем. Өч кызыбызга да ме­нә дигән тәрбия бирде. Ара­кы белән тәмәкене бел­мәде. Үзе пөхтә, кешелекле. Сабыр. Бе­рәүнең дә хәтерен калдырмас. Мин дә сугыш елы баласы, тик мин ипи белән ит ашап үс­тем, әти трактор бригади­ры иде. Салихҗан сөйләгәндә  тыныч күңел белән тыңлый алмадым, әле дә  елыйм.   Ходай үзе сакласын. Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән бүләге ул”, – дип бәя­ли аны 47 ел яшәгән ха­тыны, 1945 елда туган  Гөл­нур апа.

Бер гаиләдә – 1941нче  һәм  1945нче ел балалары. Бөек Ватан сугышы баш­ланган да, тәмамлан­ган ел.  Менә шушы ике арадагы еллар, һәм бүгенгә кадәр сузылган “уф­­алла”лы гомер юлы – онытылмый да, оныттырмый да. Туклыкны, өстәлдәге нигъ­мәтләрне күргән са­ен  ачка интектергән, ялан тәпиле, булам, дип яшәгән балачагы күз ал­дын­нан китми. “Әтисез үсү кире кайтмасын!” – ике инфаркт кичергән, тормышка сөенеп туя алмаган, биш вакыт на­мазын калдырмаучы Са­лихҗан Габделкадим улы әнә шундый теләктә бү­­ген. Кабуллардан булсын.

Сүрия МИНГАТИНА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*