tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә һәм Кариев театры коллективлары Грозныйда театр фестивалендә катнаша
Әтнә һәм Кариев театры коллективлары Грозныйда театр фестивалендә катнаша

Әтнә һәм Кариев театры коллективлары Грозныйда театр фестивалендә катнаша

Әтнә һәм Кариев театры коллективлары Грозныйда театр фестивалендә катнаша. Чечня Республикасында «Федерация» бөтенроссия милли театрлар фестивале башланды.

Кариев театры бүген 15.00 сәгатьтә Грозныйның Лермонтов исемендәге рус дәүләт театры сәхнәсеннән «Хикмәт әкиятләре» спектаклен күрсәтә. Бу театрның соңгы премьераларының берсе.

Иртәгә Әтнә театры шул ук сәхнәдә «Фронтовичка» спектакле белән чыгыш ясаячак. Хәзерге вакытта Әтнә артистлары юлда. Спектакльне башкорт режиссеры Илсур Казакбаев куйды. Спектакль 14.00 сәгатьтә башлана.

Программада Илсур Казакбаевның осталык дәресе дә бар. Мастер-класс Чечня Милли китапханәсе залында үткәреләчәк. «Федерация» II бөтенроссия милли театрлар фестивале 24 октябрьдә ябыла.

  • «Федерация» фестивале беренче мәртәбә 2019 елның сентябрендә үткәрелде. Чечня Республикасы Президенты Рамзан Кадыйров фестивальнең ябылу тантанасында катнашып, аны ел саен Грозныйда үткәрергә тәкъдим итте.
  • 2019 елда әлеге фестивальдә Татарстаннан Әлмәт һәм Камал театрлары катнашты.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*