enrutat
Баш бит / Әтнә районы балалар бакчалары Җәлил укулары бәйгесенә кушылды
Әтнә районы балалар бакчалары Җәлил укулары бәйгесенә кушылды

Әтнә районы балалар бакчалары Җәлил укулары бәйгесенә кушылды

Әтнә районының «Кояшкай» һәм «Бәләкәч» балалар бакчаларына йөрүчеләр «Җәлил укулары» бәйгесендә катнаша. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессы фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә шигырь яратучылар арасында I халыкара «Җәлил укулары » игълан итте. Бәйге өч этапта уза. Анда өч яшьтән алып 25 яшькә кадәр яшьтәгеләр катнаша ала.

Һәр ике бакчада да сабыйларны шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә әзерләгәннәр. Беренче урынга Хәдичә Галимҗанова («Кояшкай») һәм Рамазан Самиков («Бәләкәч») лаек булды. Икенче урында – Әмир Галимҗанов һәм Сәйдә Хәкимҗанова. Өчтә – Дарина Шакирова һәм Замир Сәйфетдинов.

Әлеге бәйгенең максаты – Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең иҗатына карата игътибарны арттыру, аның шигырьләрен популярлаштыру, яшь буынны халык традицияләренә якынайту, сәләтле нәфис сүз осталарын барлау.

Бәйге берничә номинациядә уздырыла. Алар арасында «Муса Җәлил татар телендә», «Муса Җәлил рус телендә», «Муса Җәлил дөнья халыклары телендә», «Муса Җәлил турында», «Яшь Җәлилчеләр», «Рәсем сәнгате», «Муса Җәлил белән бәйле урыннарга читтән торып сәяхәт» исеме астындагылар бар.

«Әтнә таңы», Фәридә Филатова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*