tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә районы башлыгы «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде
Әтнә районы башлыгы   «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде

Әтнә районы башлыгы «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде

ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантана барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан дәүләтчелеген үстерүгә,  аның социаль – иктисади потенциалын арттыруга, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны булдыруга өлеш керткәне, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган, республика авторитетын арттыруга ярдәм иткән районыбыз башлыгы – Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең  атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Халыклар Дуслыгы ордены,  IV дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены иясе Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовны  «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде.

Тантана “Казан Экспо” Күргәзмәләр үзәгендә урнашкан Илһам Шакиров исемендәге Концерт залында оештырылды. Татарстанның сәяси, социаль-икътисади, мәдәни, фәнни, рухи, иҗтимагый үсешенә өлеш керткән шәхесләргә беренче тапкыр ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгы вакыйгасы истәлегенә медальләр тапшырды. Әлеге медальгә бик сирәк шәхесләр генә ия булды. Мәртәбәле шәхесләр арасында районыбыз башлыгы да бүләкләнү – Әтнә районы халкы өчен зур горурлык. Әйтүе генә җиңел, кеп-кечкенә  Әтнә районында менә шундый мәртәбәләргә ирешү, халкыбызның көнкүрешен яхшырту өчен ни дәрәҗәдә тир түгеп, халыкка хезмәт итәргә кирәген Габделәхәт Гыйлемхан улы үзе генә белә, ә нәтиҗәсен халык күрә.

 Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов 1950 нче елның 27 сентябрендә туган. «Зоотехния» белгечлеге буенча Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган (1979).
1970-1972 елларда — колхозда баш зоотехник. Тукай Арча районы. 1972-1980 елларда – «Шахтер»колхозының баш зоотехнигы, рәис урынбасары, партком секретаре. 1985-1990 елларда – “Тукай” совхоз-техникумы директоры. 1990-1991 елларда-Әтнә район Советы Рәисе. 1991-2005 елларда-Әтнә районы администрациясе башлыгы. 2000-2004 елларда-икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты. 2005 елның октябреннән – Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы башлыгы-Әтнә район Советы Рәисе.
Татарстан Республикасының һәм РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмшткәре, Халыклар Дуслыгы ордены,  IV дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнгән.

 

http://atnya-rt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*