tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында Балыкчылар бәйрәме үткәрделәр
Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында Балыкчылар бәйрәме үткәрделәр

Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында Балыкчылар бәйрәме үткәрделәр

Әтнә районы Олы Мәңгәр халык театры коллективы, “Мәңгәр” хуҗалыгы, шәхси эшмәкәр Алмаз Шәрипов балыкчыларны авыл күленә җыеп бәйрәм ясады. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.

Олы Мәңгәр авылының “Айдар күле” 2012 елда хуҗалык тарафыннан зурайтып, тирәнәйтеп эшләнде. Балыкчылар үзләре, кая барсалар, шуннан тотып кайтып, әлеге күлгә җибәреп балык үрчетәләр. Балаларга балык тотар өчен әзерлибез бу күлне, күлдә чуртан да, алабуга да, корбан балыгы да бар, диләр.

Бәйрәмдә “Мәңгәр” җитәкчеләре Айдар Шәрипов белән Тәлгать Мостафинның, авыл җирлеге башлыгының катнашуын балыкчылар үзләрен хөрмәт итү дип бәяләде.

Бәйрәмгә район балыкчыларыннан тыш республикабыз башкаласыннан кайткан балыкчылар да бар иде.

Балыкчылар үз эшләре белән шөгыльләнгәндә, Олы Мәңгәр халык театры ике самавырда чәй кайнатты, коймак, шашлык, уха пешерде.

Ә бәйрәм балыкчыларны бүләкләү белән тәмамланды. Бүләккә балыкчыларга кирәкле җиһазлар алынган иде.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/11/189672/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*