tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театры спектакленең киләчәге бармы?
Әтнә театры спектакленең киләчәге бармы?

Әтнә театры спектакленең киләчәге бармы?

4 июль көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары сәхнәләштергән Гамир Насрыйның “Яшел эшләпә” спектаклен карап кайттык.IMG_4693

Очып кайттык дисәң дә була, чөнки артистлар безгә күтәренке рух, кәеф бүләк иттеләр, без аларның уенын карап чынлап та ял иттек. Барганчы күңелдә шик тә бар иде, чөнки күптәнге, 1956 нчы елда язылган, Республика күчмә театры (сонрак К. Тинчурин исемендәге театр)  һәм  Башкорт дәүләт академия театры гына бер мәртәбә, автор үзе исән чагында сәхнәләштерелгән әсәр. Шуннан бирле бер генә театр да бу әсәрне сәхнәгә куймаган. Үзешчәннәр генә  булсалар да, әтнәләр бу спектакльне  бер тапкыр уйнап караганнар, анысы да Гомәр абый Мәрдәнов Әтнәгә килгәнче куелган.  Режиссерлар авырсынган әсәргә, тамашачысын пошаманга салып,  кабат Әтнә дәүләт театры  алынды.IMG_4649

Тәнкыйтьчеләрнең  “Комедия  уйный белсәң генә комедия, осталык булмаса трагедиягә әйләнә”, дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. “Булдыра алырлармы?”  дип икеләнүчеләр бер мин генә дә түгел. Тамашачы  шулай дулкынланганны  артистлар ниләр уйлап, режиссер үзе ниләр кичермәгәндер.  Әле бит кайткан кунаклар да бар…  Бу баштагы, спектакль башланганчы уйлар,   ә аннан соң, “Яшел эшләпә” һәммәбезне үзенә йотты. Шаккатырды, сокландырды, гаҗәпләндерде, көлдерде,  карап туеп булмады. Ул артистларның осталыгы, берсен алып икенчесен куя торган түгел, ул бию, ул җыр… һәм  тамашачыны телсез калдырган мотоцикл, җигүле ат. “Кара, кара таудан мотоцикл менеп китте, ну бу Рамилне,  каян башларына килә диген…”, – дип, бер-берсе белән тәэсирләрен уртаклашучылар аз булмады. Нинди мотоцикл, нинди ат икәнен карагач күрерсез… өстәмәсенә иясеннән алда йөргән чигелгән читек тә бар әле!IMG_4806

– Бу комедиянең киләчәге бар! Рамил Фазлыев куйган башка спектакльләр дә бик уңышлы, тик бу әсәре белән сокландырды. Миллилек тә бар, үзгәлек тә, заманча алымнары да отышлы, Рамил генә күрә алган алымнар да бар. Сокланып карадым, артистлар бик яхшы уйный, бик осталар…- дип бәяләде Г.Камал театры артисткасы, якташыбыз Наилә Гәрәева.
Г. Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә спектакльне “Уңышлы”, дип сокланды. Илгиз абый Кадыйров та канәгать, “Яшел эшләпә”не Рамилгә мин тәкъдим иткән идем, әйбәт булачагын да белдем, безнекеләр эшли белә”, – дип горурланып куйды. Якташыбыз,“Халкым минем” газетасы редакторы Гөлназ Шәйхи дә, ТВнең генераль директоры урынбасары, баш продюсер Миләүшә Айтуганова да спектакльне ошаттылар. “Телевидениегә дә яздырырга кирәк, дип уйлап утырдым”, – дигән фикерне дә әйтте Миләүшә Ләбиб кызы.    Башка кунакларның фикерләре дә шуңа охшаш.IMG_4979

Сурия Мингатина http://www.atnya-rt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*