tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театрына “Бәхет кошы” спектакле өчен “Тантана” театр премиясен бирделәр
Әтнә театрына “Бәхет кошы” спектакле өчен “Тантана” театр премиясен бирделәр

Әтнә театрына “Бәхет кошы” спектакле өчен “Тантана” театр премиясен бирделәр

Әтнә театрының “Бәхет кошы” спектакле “Тантана” театр премиясенә ия булды. Камал театры сәхнәсендә халыкара театр көненә багышланган тантаналы кичә бара. Кичәдә “Тантана” республика театр премиясенең 11 номинациясе буенча лауреатлар бүләкләнә.

  • Халыкара театр көненә багышланган кичәне  “Татар-информ” онлайн күрсәтә.

Әтнә театры коллективы җиңүен Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова игълан итте һәм беренче булып котлады.

Əтнə Татар дəүлəт драма театры “Тантана” премиясенә “Балалар өчен иң яхшы спектакль” номинациясендә лаек булды. Морис Метерлинкның “Бəхет кошы” спектаклен театр үзенең 100 еллыгы уңаеннан чыгарган иде. Режиссеры – Рамил Фазлыев.

Әлеге спектакльне Әтнә театры айга бер мәртәбә Казанга алып килә һәм аншлаг белән үтә. Спектакль “Әкият” курчак театрында күрсәтелә. Театр директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары Гөлүсә Батталова әйтүенчә кичә бөтен теләүчеләргә дә билетлар җитмәгән.

  • “Тантана” – театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/27/183434/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*