tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә – “Китап бәйрәме“
Әтнәдә – “Китап бәйрәме“

Әтнәдә – “Китап бәйрәме“

Рухи байлыкны җуймыйк Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында китап укучыларның язучылар белән очрашуы булып узды. Әдәбият елы уңаеннан Татарстан китап нәшрияты матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештырылган “ Китап бәйрәме“ әдәби –мәдәни чаралар циклы безнең районнан башланып китте. Әлеге чараның төп максаты – китапка, китап укуга игътибарны арттыру. Китап укучыларга яхшы таныш Эльмира Шәрифуллина, Ленар Шәех һәм Зиннур Хөснияр да үзләренең чыгышларында нәкъ менә шуңа басым ясадылар. Китапның дәрәҗәсе көннән көн кимегән заманда яшибез.

Нинди китап кына, бөтен район яңалыкларын үз эченә сыйдырган район газетасына язылучылар саны кимеп бара. Әллә адәм балалары ваемсызлана, әллә безнең гаеп шунда, аңламассың… Җитмәсә, газетаның электрон варианты көндәш булып тора. Ансат бит, керден, укыдын – бөтен яңалык күз алдында. Артык акча да түгәсе юк. Тик кулга тотып укымагач, ул интернеттагы кыска яңалыклар җансыз хәрефләр җыелмасы кебек кенә тоела минем үземә. Китап белән дә шул ук хәл. Балаларыбызның китап укымавы бигрәк тә аяныч. “Икътисади кризис куркыныч түгел, рухи кризистан куркырга кирәк“, – диде “Салават күпере“ һәм “Сәхнә“ журналларының баш редакторы, язучы Зиннур Хөснияр. Дөрестән дә, яшәү шартларыбыз яхшырган саен, җан азыгына ихтыяҗ кими. Ә бу әнә шул рухи кризисның башы инде.

Тик шулай да залда нәни укучыларның булуы бераз өмет уятты уятуын. Шагыйрә апалары Эльмира Шәрифуллина биргән сорауларга да тирән мәгънәле җаваплар бирделәр алар. Ә шагыйрә үз чиратында китапның нинди кадерле бүләк булуын сөйләде. – Балаларыбыз китаптан читләшеп бара, – диде ул залдагы өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп. Татарстан китап нәшриятында балалар өчен бик матур китаплар чыгаралар. Җәлләмәгез акчагызны, алыгыз, китап – искерми торган байлык. Әби- бабайларыбыз базардан чүпрәк түгел, китап алганнар. Ул вакытта бик кыммәтле хәзинә булган ул.

Әйдәгез, шул заманнарны кире кайтарыйк, китап укый башлыйк. Очрашу барышында шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укып үттеләр. Шунда ук бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшриятына багышланган лотерея уйнатылды, викторина сорауларына җаваплар бирелде. Әтнә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре оештырган концерт номерлары бәйрәмгә үзенә бер ямь бирде.

Фәридә ФИЛАТОВА, “Әтнә таңы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*