tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә – матбугат һәм китап бәйрәме
Әтнәдә – матбугат һәм китап бәйрәме

Әтнәдә – матбугат һәм китап бәйрәме

Әтнә – саф татар районы. Тукайлы, Мәрҗаниле, Сибгат Хәкимле, Лена Шагыйрьҗанлы төбәк шулай булырга тиештер дә. Шуңа халкы да китаплы һәм матбугатлы аның. Үткән матбугат һәм китап бәйрәменә республикабызның бер төркем иҗат әһелләре, әдәбиятны һәм сәнгатьне күңелләре белән аңлаган, китапны һәм татар матбугатын үз иткән кешеләр җыелды.

«Татмедиа» агентлыгы тарафыннан Татарстан китап нәшрияты оешуының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган Китап һәм матбугат бәйрәмнәренең чираттагысы иде ул. Очрашу эзтабар язучы Самат Шакирга, шагыйрә Гөлүсә Батталовага иҗат илһамы биргән Күәм авылы мәдәният йортында узды.

Зал тулы матбугат дусларыбыз – мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар. Һәр чыгышны, ихлас йотылып тыңлап, көчле алкышларга күмде алар. Әтнә төбәге халкы, чынлап та, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларын аеруча үз итә. Елның-елында иң күп абунәчеләребез дә шушы районда.

Иҗат әһелләре белән булган мондый очрашу кичәләре китапсыз һәм шигырьсез узмый. Бу юлы да мәдәният йорты фойесында Татарстан китап нәшриятында яңа басылып чыккан китапларны сату оештырылды. Ә сәхнәдән шагыйрьләребез Газинур Морат белән Гөлүсә Батталоваларның китапка мәдхия җырлаган, татарны уяулыкка өндәгән шигырьләре яңгырады.

Таһир Сабирҗанов

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*