enrutat
Баш бит / Әтнәдә “Уйна гармун!” исеме астында зур концерт узды
Әтнәдә “Уйна гармун!” исеме астында зур концерт узды

Әтнәдә “Уйна гармун!” исеме астында зур концерт узды

“Сандугачым, гүзәлем…Тибрәтмә тал үзәген… Күрми ничек тә түзәрмен, күрешә алмасак, нишләрмен?” Тальян тавышы да таныш сыман. Мондый тавышлы гармун урамда әтидә генә иде бит. Саратский гармуны… Кисәк кенә өзелгән төшем яшь тамчылары булып тамагыма утыра. Ничә еллардан соң әтинең төшкә керүе нәрсәгә булыр икән… Әнә шундый уйлар белән йөргән бер мәлдә, авыл мәдәният йортында гармунчылар белән бергә “Уйнагыз, гармуннар!” исемле кичә оештырылуы турында хәбәр килеп иреште. Җитмәсә, апам белән икебез шунда катнашырга да тиеш булабыз икән. Апамныкы билгеле, ул заманында Мәңгәр сәхнәсеннән төшмәгән кеше, җитмәсә, гармунда да уйный. Мин исә апам күләгәсендә йөреп, мәктәптә укыганда “ Синең апаң да җырлый иде , “ – дип сәхнәгә укытучылар тарафыннан тартып менгерелдем , һәм әнә шул чакта йоккан бу “чир” белән гомер буе авырыйм. Әтинең гармунда уйнап кергән төше бер дә юкка булмаган икән бит.

 Татар халкы элек- электән үз итә гармунны. Гадәттә, күңеле чиста, моңлы кеше генә гармун уйнарга өйрәнә ала, диләр. Бу сүзләрдә берникадәр хаклык та бардыр, чөнки уен коралларында уйнарга өйрәнү өчен теләк кенә түгел, сабырлык, ихтыяр көче, үҗәтлек кирәк. Ни хикмәт, күпләргә бу талантны Аллаһ үзе бирә. Олы Мәңгәр авылында төрле елларда яшәп,  авыл халкын гармун моңы белән кинәндергән гармунчыларыбыз да моңа искәрмә түгел. Өлкәннәр элекке елларда  Мәңгәрдә Хисматуллин Сибгат ага оста гармунчы булган дип сөйлиләр. Аның Троицк шәһәреннән приказчик булып эшләгәндә яңа көй отып кайтып, Сабантуйда шуны уйнап җырлавын әле дә булса риваять итеп сөйлиләр. Соңрак Сибгат аганың уллары Вәлиулла, Хәсән абыйларның гармун уйнаулары турында да ишеткән бар. Хәсән абыйның уллары Шәүкәт, Айдар абыйлар да гармунда оста уйный дип беләм. Хатын- кызлар арасыннан Хәкимова Рәбига апа (чәкән Рабигасы) турындагы истәлекләр  бик кызыклы. Ул сугыш, сугыштан сонгы елларда колхозда бухгалтер булып эшләгән. Кечкенә генә гәүдәле, чәчен кыска итеп кистергән, бик хәрәкәтчән булган ул. Егетләрне армиягә озату, төрле бәйрәмнәрдә җәяүләп тә,ат белән урам әйләнүләр дә аннан башка үтмәгән. Арбага ящик  куеп, шуңа утырта торган булалар аны. Рәбига апа бүреген кырын сала да, тальянын сыздыра. Егетләр арбага тезләнеп, бер – берсе белән кочаклашып, җыр сузалар.

Гармун белән генә түгел, Мәңгәр авылы скрипкачысы булуы белән дә мәгълүм авыл. 1880 елда туган Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов абый скрипка кебек уен коралы турында кайдан ишеткән, белгән булгандыр – монысы билгесез. Әмма аны халыкка таныткан шөгыле — үзе ясаган скрипкасында уйнавы була. Махсус белеме, тиешле җиһазлары, кораллары булмаган килеш, кул астындагы материаллардан ул аны ничек ясагандыр, монысы да бик гаҗәп. Ул бу скрипкасы белән клубларда уйный,концертларда чыгыш ясый. Каз сую өмәләре дә Мөхәммәтҗан агадан башка үтми. Кызлар каз түшкәләрен юарга алып төшкәндә , ул скрипкада уйнап аларны озата бара. Мөхәммәтҗан абый – скрипкада, укытучы Байбиков Закир абый – мандолинада, Муллагалиев Дәүләт абый һәм аның уллары тальянда уйнап музыкаль ансамбль буларак чыгыш ясый заманында.

Инде килеп, бүгенге көннәргә әйләнеп кайтсак, туган яктан читтә яшәүче авылдашлар белән очрашу,аларның барысының талантларын бер сәхнәдә күрсәтү, , авыл сәхнәсенә кабат гармун моңнарын алып кайту, шул моңнар аша туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү; кайда яшәүләренә карамастан, бердәмлек тойгысы булдыру, рухи тәрбия бирүне максат итеп куйган бу чараны оештыручылар. Аның идея авторы һәм сценариен язучы – авыл китапханәчесе Гөлшат Гарифҗанова. Гармунчыларны һәм җырчыларны берләштерүче, һәркайсының күңеленә юл табып, авыл сәхнәсенә чыгаручы – мәдәният йорты җитәкчесе Гөлсинә Шакирова. Бу эштә аның иң беренче ярдәмчесе, билгеле инде, театр режиссеры Рафис Сәләхетдинов. Алып баручы гармунчы, райондашларыбызга яхшы таныш булган Фарис Биккинин турында да әйтми калу мөмкин түгел. Таякның иң авыр башы нәкъ менә аның иңнәренә төште.

Авылыбыз гармунчыларына кабат әйләнеп кайтсак, иң беренче чиратта Муллагалиев Дәүли ага, аның уллары, оныклары күз алдына килеп баса. Дәүли ага үзе күптән мәрхүм булса да, гармунчы исемен исән улы Мәннаф, оныклары Фәнил, Фаил горур рәвештә йөртә, дисәм дә, ялгышмам. Мәннаф ага инде үзе дә олы яшьтә. Ә бу кичәдә  энесе Фәритнең олы улы Фәнил катнашты. Әйе, санап китсәң, бу көнне сәхнәгә чыккан һәр гармунчының үз тарихы, үз язмышы. Гармунчы исемен күтәреп , мәҗлес- бәйрәмнәрдә авылдашларның күңелен ачып та, сәхнәгә беренче тапкыр менүчеләр дә юк түгел иде. Фаил Мөхәммәтҗанов, Рәүфҗан Закиров, Илшат Камалиев, Ленар Исмәгыйлев, Зөфәр Зарипов, Айдар Шәйхетдинов, Фагыйлә Шиһапова, Алсу Камалетдинова, Зөлфәт Сәләхиев – Мәңгәр сәхнәсен гөрләтүчеләр әнә шулар. Күбесе – династияле гармунчылар дисәм дә була. Зөлфәт Сәләхиев , мәсәлән, Зөфәр Зариповның кияве, күбебезгә таныш җырчы 3өлфирә Зарипова — Сәләхиеваның тормыш иптәше. Сүз уңаеннан, Зөлфирә үзе дә яраткан җырларын бик теләп башкарды чарада. Алсу Камалетдинова белән Айдар Шәйхетдинов та бертуганнар.  Айдар Гәләүтдин улы турында аерым тукталып узасы килә. Бик күп еллар туган яклардан читтә яшәп, лаеклы ялга чыккач гаиләсе белән Арча шәһәренә кайтып урнашкан, чит җирләрдә яшәсә дә туган телебезгә, милли моңнарыбызга мәхәбәтен югалтмый саклаган шәхес ул. Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе урынбасары буларак, махсус бүләкне дә аңа тапшырырга булдык. Ул аңа һичшиксез, лаек. Оештыручылар инде арабызда булмаган танылган гармунчыларыбыз турында да искә алып уздылар. Сабантуй алларыннан урамыбызны моңга күмгән оста гармунчы Таһир Сабиров, “Тәкый гаҗәп” көе белән авылның бик күп туй- мәҗлесләрен ямьләгән, мәдәният йортындагы концертларда актив катнашкан Рәфкать Мөхәммәтҗанов турында истәлекләр, аларның тормыш иптәшләре Гөлсинә Сабирова, Нурия Мөхәммәтҗанованың моңлы чыгышлары кичәгә аерым ямь бирде. “Әтнә сандугачы” Гөлүзә Сираҗиева, Бәхтиярдан Айрат Кәримуллин, Илшат Камалиевның чыгышларын да бик яратып кабул итте тамашачылар. Кызганыч, авылның күп кенә гармунчылары төрле сәбәпләр белән катнаша алмады бу чарада. Әмма, иманым камил, аларның күбесе күңеле белән авыл сәхнәсендә иде. Безне яшьлек елларында беренче булып гармунга җырлаткан, сәхнәгә чыгарган Ренат Назмиев, җырчы – баянчы Булат Әхмәтҗанов, сыйныфташым Нияз Гарифҗанов әнә шундыйлардан. Ышанам, киләсе кичәләрдә аларның моңлы чыгышларын ишетү дә насыйп булыр, Алла боерса.

Сусаган, ай-һай сусаган Мәңгәр тамашачысы гармун моңына. Һәр чыгышны озаклап алкышлаулары, кушылып җырлап утырулары шул хакта сөйли. Ә инде гармунчылар аккошлардай тезелеп тамаша залына төшеп киткәч, бөтенләй дә якынайдылар. Гармунга кушылып “Күбәләгем”, “Җомга” көйләрен бигрәк тә яратып башкардылар. Тамашачы үзе гүя концерт куя иде.

Кичә ахырына якынлашты. Аягүрә басып алкышлады халык үз гармунчы- җырчыларын. Әле кичә беткәч тә, гармунчыларны чакырып чыгарып, фойеда байтак вакыт җыр сузучылар да булды. Димәк, гармун моңы һаман да күңелләрдә, милли моңнар, яшьлегебез җырлары һаман да йөрәк түрендә икән бит. Шулай булгач, бар да алда әле.

Фәридә ФИЛАТОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*