tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә – Җиңү бәйрәме!
Әтнәдә – Җиңү бәйрәме!

Әтнәдә – Җиңү бәйрәме!

Ветераннарыбызны быел да елдагыча олыладык, хөрмәтләдек. Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы янәшәсендәге обелискта башланган бәйрәм Әтнәне иңләде.

Бәйрәм тантанасын башлап, районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов ветераннарыбызны, тыл хезмәткәрләрен, сугыш чоры балаларын, бәйрәм тантанасына килүчеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, һәркемгә сәламәтлек теләде.

“Елларыбыз имин булып, хезмәт уңышларына ирешеп, безнең сезнең хезмәтне дәвам итә алуыбызга куанып яшәсәгез иде. Киләсе бәйрәмнәрне дә бергәләп каршыларга язсын, – диде ул.

Һәйкәлгә веноклар салганнан соң, тантанага килүчеләр, “Үлемсез полк” белән бергә  Олы Әтнә авылы буйлап Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршына юл алдылар.  Анда аларны каршы алып, бәйрәм  дәвам итте.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына – алар өчәү генә калды  – Фәйзи ага Галиев, Рәхим ага Мозаффаров, Мөршидә апа Бәдиговага сүз бирделәр. Хатирәләр яңарту  концерт номерлары белән дәвам итте.

Сүрия Мингатина

http://atnya-rt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*