tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәнең “Ал чәчәк” бию төркеме Бөтенроссия бәйгесенең беренче дәрәҗә лауреаты булды
Әтнәнең “Ал чәчәк” бию төркеме Бөтенроссия бәйгесенең беренче дәрәҗә лауреаты булды

Әтнәнең “Ал чәчәк” бию төркеме Бөтенроссия бәйгесенең беренче дәрәҗә лауреаты булды

Әтнә сәнгать мәктәбенең “Ал чәчәк” бию төркеме  “Йолдызлар энергиясе” Бөтенроссия күпжанрлы балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты фестиваль-конкурсында катнашты. Алар “Бию жанры” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исемен алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Казанда конкурста 41 бию коллективы катнашты, ә Әтнә бию төркеме “Күпме күзләр… ” чыгышын тәкъдим итте.

“Төрле номинация буенча чыгыш ясадылар. Бик югары дәрәҗәдә оештырылган бәйге иде. Менә шундый дәрәҗәдә оештырылган бәйгенең җиңүчеләре булу бик зур горурлык инде. Төркемдә катнашкан һәр биюче белән горурланам” – диде “Ал чәчәк” бию төркеме җитәкчесе, Әтнә сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/10/180562/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*