tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәнең Күәм балалары шагыйрә белән очраштылар
Әтнәнең Күәм балалары шагыйрә белән очраштылар

Әтнәнең Күәм балалары шагыйрә белән очраштылар

Күәм урта мәктәбе каршында оештырылган “Бәхетле балачак” мәктәп яны лагерена йөрүче балаларның һәр минуты кызыклы һәм файдалы үтә. Күңелле экскурсияләр, мавыктыргыч уеннар, дару үләннәре җыю, инглиз телен чарлау, төрледән-төрле бәйгеләр – Күәм балаларының җәйге ялыннан бу бер мизгел генә. Күптән түгел авылдашлары, яшь шагыйрә Гөлүсә Батталова белән дә иҗади очрашу булып узды.

Аның балалар өчен язылган шигырьләрен тыңлап, үзләре дә илһамланды: Гөлүсә апаларына матур-матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, кызыксындырган сорауларын яудырдылар.

Самат Шакир кебек олуг шагыйрьне биргән Күәм авылында яңа талантларның үсеп килүе һич тә гаҗәп түгел.

http://www.atnya-rt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*