enrutat
Баш бит / Әтнәнең Югары Көек авылыннан ветеран укытучы, 1700 төп агач утыртып, урман үстергән
Әтнәнең Югары Көек авылыннан ветеран укытучы, 1700 төп агач утыртып, урман үстергән

Әтнәнең Югары Көек авылыннан ветеран укытучы, 1700 төп агач утыртып, урман үстергән

Балалар үз авылында, районында яшәгән үрнәк кешеләрне белеп үсәргә тиеш. Шул максаттан мәктәп коллективы ихтирамлы шәхесләр катнашында тәрбия чаралары уздыра, дип яза «Әтнә таңы» район газетасы сайты.

Шундый очрашуларның берсе Әтнә районының Югары Көек авылында яшәүче Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов белән оештырылган. Габдуллаҗан аганың шәхси урманында 1700 гә якын агач үсә. Әтисеннән мирас булып калган чишмәне дә карап тота. Районыбызда менә шундый шәхес барын балалар белергә тиеш, ди ветераннар советы рәисе Миңгазиз абый Зиннәтов.

Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов — Югары Көек авылында яшәүче барлык кешеләрнең шәҗәрәсен төзегән шәхес тә. Әлеге авылда барлыгы 5 нәсел агачы бар. Габдуллаҗан ага аны агач рәвешендә түгел, ә цифрлар ярдәмендә билгели.

Габдуллаҗан аганың иң зур горурлыгы – урманы. Менә дүрт дистә ел инде Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов агачлар утырту белән шөгыльләнә. “Беренче агачны 1976 елда утырткан идем, шуннан алып, яз-көз ел саен агач утырмый калган юк, — дип сөйли элеккеге укытучы. — 2016 елда санап караган идем, 1600 төп агач утыртканмын. Инде 1700гә якыная торгандыр. Үсентеләрен төрле җирләрдән алып кайтам. Юл буендагы «посадка»дагы кечкенә, яңа чыккан үсентеләрне дә, урмандагы яшь үсентеләрне дә утырткалыйм. Сирәк очрый торган агачларны исә питомниклардан сатып алам”.

Хәзер аның урманында 60 төрләп агач һәм куакны очратырга мөмкин. Талның гына да 10 төре бар биредә. Мисал өчен, өянке, кызыл тал, сары тал, кәҗә талы һ.б. Агач утырта башлавының сәбәбе — Габдуллаҗан абыйның аңа әтисеннән мирас булып калган чишмәдә. Салих ага да табигатьне яратучы кеше була. Шуңа да ул өйләреннән ерак түгел генә тау астаннан чыккан чишмәне карап, тәрбияләп тора. Аның вафатыннан соң бу эш төпчек улы Габдуллаҗанга күчә.

Урманны карап йөргән укучыларның барлык сорауларына да җавап бирде Габдуллаҗан ага. «Әти вафатына өч дистә елдан артык. Әмма мин чишмәне ташламадым, гел карап, тирәсен чистартып торам», — диде  урманчы укытучы. Сыерчык ояларын да шул агачларны утырта башлаганнан бирле ясый икән. Алары да йөздән арткан инде. Өйләрендәге кеше саны никадәр, ел саен шулкадәр оя ясый ул.

Очрашу укучыларда зур тәэсир калдырды. Мөгаен, аларның һәркайсы бер төп кенә булса да агач утыртасы килү теләге белән кайткандыр урманнан, диелә“Әтнә таңы”, хәбәрендә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/25/164667/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*