tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Этномәдәни лагерь эшләде
Этномәдәни лагерь эшләде

Этномәдәни лагерь эшләде

“Телебез, динебез һәм киемнәребез төрле булса да, без бергә һәм бердәм”.  Ульяновск  өлкәсендә   Идел буе халыклары фестиваленең  этномәдәни лагерында шөгылләнгән укучыларның бу уртак фикере иде. Ике йөзгә якын төрле милләт балалары ике атна дәвамында Ульяновск өлкәсе Димитровгард шәһәрендәге “Юность” лагерында Идел буенда яшәүче халыкларның мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнделәр һәм һәртөрле гомуми чараларда катнаштылар

Ике атна дәвамында өлкә мәгариф министрлыгы раслаган план буенча мәдәният, мәгариф хезмәткәткәрләре, тарихчылар һәм журналистлар әнә шулай лагерьда ял итүче укучыларга татар халыкының тарихы, аның милли киемнәре, гореф-гадәтләре һәм сәнгате турында мавыктыргыч очрашулар һәм әңгәмәләр уздырдылар.

Өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе ел дәвамында эшләүче лагерьда мондый сменаны оештыру кирәклеге турында берничә елдан бирле сорап килсә дә, җирле мәгариф министрлыгы төрле сәбәпләр табып һаман да кичектереп килде. Татар җәмәгатьчелеге губернаторга хат юллаганнан соң гына боз урыныннан кузгалды. Автономия башлангычын өлкә җитәкчесе дә хуплады.

Лагерьда өлкәнең төрле район-авылларыннан  килгән татар, рус, чуваш һәм мордва балалары төшкә кадәр ана телендә үз милләтенең тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча шөгылләнсәләр, төшке аштан соң алар гомуми чараларда катнашалар, күчмә музейлар оештырып төрле халыкларның милли киемнәре, кул эшләре белән танышалар. Лагерьның эш планы буенча татар балалары  “Татарстан-Яңа Гасыр” каналы хезмәткәрләре белән дә очрашу  үткәрделәр. Укучылар үзләре дә микрофон алып бер-берсе белән әңгәмәләр корып, журналист һөнәре буенча беренче чирканчык алдылар.

Укучылар милли бию элементларын өйрәнеп, төрле халыкларның хореографиясе һәм тетар сәнгате  белән дә таныштылар. Алар үзләре әйткәнчә, көн тиз үтә, бер генә минутта бушка узмаган. “Идел буе халыклары фестивале” дигән исем астында узучы этномәдәни лагерьның  һәртөрле бәйгеләрендә катнашып, призлы урын алган татар балалары Татарстан мәгариф министрлыгының җәйге лагерьларына юллама белән бүләкләнәчәк.

                                                                  Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*