tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Этномәдәни проектлар”
“Этномәдәни проектлар”

“Этномәдәни проектлар”

Акыл фабрикасының “Этномәдәни проектлар” секциясендә проектларның ничек барлыкка килүе, аларга пиар ясау һәм уңышка ирешү өчен мөһим элементлар каралып үтте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин татар яшьләре проектлар картасын ясады. Шунысы кызык: статистикага күз салсак, татар проектлары күпчелеге мәдәнияткә һәм күңел ачуга корылган. Шулай ук спикер Рөстәм Гатауллин үзенең проекты – “Инициатива” бизнес-клубы турында сөйләп китте. Бу проектның төп максаты: яшь, үз бизнесын төзергә теләгән эшмәкәрләрне табып, идеяләрен чынга ашырырга ярдәм итү.

Секция барышында форумның рәис урынбасары Гөлназ Бәдретдин әйткән сүзләрне искәртеп узасы килә: «Без башкарган эш безгә ошый, һәм без бу бар кешегә дә ошый дип ышанабыз!»

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*