tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бу безнең тарихыбыз
Бу безнең тарихыбыз

Бу безнең тарихыбыз

5 март көнне Югары Ослан районында “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының чираттагы очрашуы узды. Аны “Әбиемнең күңел сандыгы” исеме астында үткәрделәр. Чараны “Ак калфак” әгъзасы, мәчеттә дини дәресләр укытучысы Хания абыстай имам-хатыйб Гали Абзалович белән берлектә оештырды.

Чарага төрле яшьтәге 45 тән артык хатын-кыз җыелды. Очрашуда, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүне исәпкә алып, хәзерге татар гаиләсендә үсеп килүче буынны тәрбияләү проблемасының мөһим моментлары турында фикер алышынды. Төп акцент тарихка, туган якны өйрәнүгә, топонимнар һәм гореф-гадәтләргә юнәлтелде.

Әлеге чараның максаты – катнашучыларга милли үзенчәлекне саклау, гореф-гадәтләрне, йолаларны торгызу, туган телгә ихтирамлы мөнәсәбәт үрнәкләрен җиткерү иде.

Катнашучылар шулай ук милли кием атрибутикасын тегү һәм чигү буенча мастер–классларның, татар милли ашларының шаһитлары булдылар. Аналыкны, балачакны һәм ата-ананы социаль һәм хокукый яклау мәсьәләләре буенча дискуссиядә катнаштылар. Аларда милли гаиләне, телне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү юлы белән татар милләтен берләштерү мәсьәләләре каралды.

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе Дәүләтшина Гөлгенә үз чыгышында бу вакыйганың мөһимлеген билгеләп үтте һәм әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде, катнашучыларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады.

Дәүләтшина Гөлгенә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*