tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Евлейка авылына дан җырлый
Евлейка авылына дан җырлый

Евлейка авылына дан җырлый

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең Заволжье район советы һәм Ульяновск татар язучылар берләшмәсе әгъзасы Рәшит Шабакаевның «Үткәннәр сагындыра» дип исемләнгән китабы басылып чыкты.

Рәшит Шабакаев чираттагы җыентыгын тулысынча туган төбәгенә — Павловка районы Евлейка авылына дан вә мәдхия җырлауга багышлаган. Ул үзенең бай эчтәлекле шигырьләре аша тырыш, хезмәт сөючән авылдашларын, аларның яшәү рәвешен күрсәтә.

Үткән елда Рәшит аганың «Евлейка — гомер бишегем» дип аталган китабы да дөнья күргән иде. Бу җыентыкта ул туган авылының тарих сәхифәләрен, күренекле якташларын барлый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*