tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Европа татарлары альянсы киңәйтелгән утырышын Оксфордта үткәрәчәк
Европа татарлары альянсы киңәйтелгән утырышын Оксфордта үткәрәчәк

Европа татарлары альянсы киңәйтелгән утырышын Оксфордта үткәрәчәк

6-9 апрельдә Оксфорд шәһәренә (Бөекбритания) Европа илләрендә эшләүче һәм “Ауропа татарлары альянсы” халыкара ассоциациясенә керүче оешмалар җитәкчелеге киңәйтелгән утырышка җыелачак. Англиягә Европаның 16 иленнән 44 делегат киләчәк. Утырыш “Татарларның мәдәни-тарихи мирасын саклау буыннан буынга тапшырылу мөһимлеге” исеме белән узачак.

Делегатлар Европада яшәүче татарларны берләштерү, татар яшьләренең милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, телне саклауда катнашу, тарихи  хәтерне яңарту, шул исәптән дөнья  сугышларында Европа илләре җирләрендә ятып калган татарлар каберләрен, һәйкәлләрне күзәтеп тору, саклау мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Шулай ук Вильнюс шәһәрендә 2017 ел Европа Сабан туен, Будапештта 2018 елда “Европа гүзәле” халыкара бәйгесен үткәрү турында да сөйләшү булачак. 2019 елга кадәр планнар барланачак.

Киңәйтелгән утырыш кысаларында “Бөтендөнья тарихында татарлар урыны” исемле конференция  узачак. Аның эшендә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәне Тарих институты галимнәре, Европа илләреннән белгечләр катнашачак.

Шулай ук Равил Бохараевка багышланган кичә үтәчәк дип тә ниятләнә.

Белешмә өчен:

Брно шәһәрендә (Чехия) үткән алдагы киңәйтелгән утырыш резолюциясе “Европа татарларының интеграцион процессларын тикшерү һәм нәтиҗә чыгару” күпъеллык эре проектын башлап җибәрүне күздә тота. Проект Европадагы татар тарихын өйрәнүне, социологик тикшеренү үткәрүне эченә ала. Зур эшнең нәтиҗәсе буларак, Европада яшәүче татарларның тарихы һәм бүгенгесе турында китап әзерләнеп нәшер ителәчәк дип ниятләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*