tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 28 август көнне Башкортстанда Фатих Кәримнең музее ачылачак
28 август көнне Башкортстанда Фатих Кәримнең музее ачылачак

28 август көнне Башкортстанда Фатих Кәримнең музее ачылачак

Агымдагы елның 28 августында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында татар халкының атаклы каһарман шагыйре Фатих Кәримнең төзекләндерелгән музее ачылачак. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары, БТК Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, бер төркем Татарстан язучылары һәм башка рәсми кунаклар катнашуы көтелә.

Белешмә өчен:

Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган музей 1971 елның 19 июнендә ачылган.  Ярты гасыр вакыт эчендә әлеге бина нык тузган. 2017 елда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена Башкортостаннан  килгән  делегатлар яугир шагыйрь Фатих Кәримнең истәлеген мәңгеләштерү, аның туган авылындагы музейны төзекләндерү турында мөрәҗәгать алып килгән иделәр. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, хөкүмәт башлыгы урынбасары Васил Шайхразиев әлеге мәсьәләгә җитди игътибар бирде. Нәтиҗәдә, Татарстан Президенты ярдәме белән, шагыйрьнең 110 еллыгы уңаеннан,  музей төзекләндерелә башлады. 28 август көнне җәмәгатьчелек музейның төзекләндерелгән бинасы (элеккеге музей бинасына янкорма төзелде һәм музейның гомум мәйданы өч тапкырга зурайтылды)  һәм яңа экспозиция белән таныша алачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*