tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 30-31 май көннәрендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларында узачак сабантуйлар
30-31 май көннәрендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларында узачак сабантуйлар

30-31 май көннәрендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларында узачак сабантуйлар

Татар халкының яраткан бәйрәмнәренең берсе булган Сабан туе үз шаукымы белән мәйданнарны гөрләтә башлады. Милләттәшләребезгә 30-31 май көннәрендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларында узачак сабантуйларның исемлеген тәкъдим итәбез.

30 май көнне:

  • Украинаның Запорожье шәһәрендә;
  • Казакъстан Республикасының Атырау шәһәрендә;
  • Свердловск өлкәсенең Кировград шәһәрендә;
  • Ростов өлкәсенең Ростов-на-Дону шәһәрендә;
  • Волгоград өлкәсенең Волгоград шәһәрендә (балалар өчен Сабантуй);
  • Ставрополь краеның Ипатово районындагы Кече Барханчак авылында;
  • Бурят Республикасының Мухоршибирь районы Мухоршибирь авылында (30-31 май көннәре);
  • Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә;
  • Ульян шәһәренең Идел арты районында (Заволжский район);
  • Самара өлкәсенең Камышлы районы Байтуган авылында;
  • Пенза өлкәсенең Городище районы Югары Әләзән авылында;
  • Пермь краеның Соликамск шәһәрендә;
  • Пермь краеның Чайковский шәһәрендә;
  • Чуашстан Республикасының Канаш шәһәрендә.

31 май көнне:

  • Венгриянең башкаласы Будапешт шәһәрендә (балалар өчен Сабантуй);
  • Үзбәкстан дәүләтенең Ташкент өлкәсе Янгиюль шәһәрендә;
  • Үзбәкстан дәүләтенең Фергана өлкәсе Фергана шәһәрендә;
  • Свердловск өлкәсенең Әҗегол (Азигулово) авылында  (балалар өчен Сабантуй);
  •  Мордовиянең Ләмбрә районы Ләмберә авылында (с.Лямбирь Лямбирского района).

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*