tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 60нчы еллар татар интеллигенциясенә багышланган яңа документаль спектакль әзерләнә
60нчы еллар татар интеллигенциясенә багышланган яңа документаль спектакль әзерләнә

60нчы еллар татар интеллигенциясенә багышланган яңа документаль спектакль әзерләнә

Режиссер, “D’әrt” һәвәскәр труппа җитәкчесе Әминә Миндияр һәм журналист, музыкант Рәдиф Кашапов 60нчы еллар татар интеллигенциясенә багышланган яңа документаль спектакль куярга җыена. Бу хакта режиссер “Татар-информ”га үзе хәбәр итте.

Әлеге вакытта спектакль идеясе тулыландырылып килә. Режиссер әйтүенчә, спектакль Әлфия Әфзалова, Илһам Шакиров кебек татар сәнгатенең мәшһүр шәхесләре истәлекләренә, шулай ук чул чорны ачыкландыручы кайбер пьеса өзекләренә таянып куелачак.

Моңа кадәр режиссер белән журналист тандемы узган елның декабрендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актер йорты сәхнәсендә “Чаткылар” исемле беренче документаль спектакле тәкъдим итте.

Спектакльдә сүз егерменче гасыр башында татар җәмәгатьчелегендәге үзгәрешләр турында бара иде. Спектакль тамашачыларның һәм белгечләрнең уңай тәнкыйтенә ия булды.

Яңа спектакль бу елның яз башында дөнья күрәчәк, дип өметләнә Әминә Миндияр.

Айдар Әхмәдиев

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*