tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча районында ат-спорт ярышлары уза
Арча районында ат-спорт ярышлары уза

Арча районында ат-спорт ярышлары уза

Бүген, 19 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары уза. Халыкара ат чабышлары 40, 80, 100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырыла.

Чара кысаларында чиста, ярымчиста токымлы һәм җирле токымлы атлар ярышы, «Аударыш» атларында көрәш буенча конкурс, атларны арбага җигү тизлегенә конкурс, иң матур арба конкурсы һәм башка төрле ярышлар, бәйгеләр уза.

Бәйрәмнең төп үзенчәлеге — традиция буенча, 100-120 км араны узарга сәләтле татар токымлы атлар чабышы.

Моннан тыш, биредә «Мәдәният» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылган яңа китапханә ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*