tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча районында “Фәйзуллин йөзүләре” үтте
Арча районында “Фәйзуллин йөзүләре” үтте

Арча районында “Фәйзуллин йөзүләре” үтте

Бүген Арча тарихында беренче тапкыр “Фәйзуллин йөзүләре” узды. Татарстанның халык язучысы , шагыйрь Равил Фәйуллин исеме белән бәйле әдәбият- сәнгать һәм спорт бәйрәме Гариф Ахунов туган авыл янындагы Казанбаш буасында оештырылды.

Әлеге чара суда йөзү ярышы булудан бигрәк, иҗади дусларганы очраштырган, аралашырга мөмкинлек биргән вакыйга булып тора. Бәйрәм быел юбилейлы 40нчы тапкыр үткәрелде.

Фәйзуллин йөзүләре Кечкенә Өчиле авылына, Ахун чишмәсенә сәяхәт булып та тарихка кереп калсын иде. Гариф Ахуновның кендек каны тамган бу авыл хәтердә мәңге саклансын. Биредә яңа иҗатка рухланып, рәхәтләнеп ял итегез, – дип сөйләде Арча башкарма комитетыҗитәкчесенең сициаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов.

Арча халкының яраткан су коену урыны  янында Равил Фәйзуллинны, Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунованы, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховны һәм башка мәртәбәле кунакларны татар халкында кабул ителгәнчә, чәкчәк белән каршы алдылар.

Без бүген изге урында – биредә безнең классик язучыбыз, күпме еллар Язучылар берлеген җитәкләгән Гариф абыйның эчкән суы, яшәгән нигезендә басып торабыз. Безне Арча җитәкчелеге Арча халкы матур итеп каршы алды. Татарстан һәрвакыт спорт белән яшәде. Универсиаданы, Футбол чемпионатын беләбез, безнең язучыларыбыз да спорттан ерак йөрмиләр. Һәр елны “Фәйзуллин йөзүләре” үткәрәбез. Быел инде Равил абыйның йөзүенә 40 ел. Түгәрәк дата. Быел да Равил абыйны Гариф Ахунов чишмәсеннән туена торган буага салып карыйк әле. 75 яшендә ничегрәк йөзеп күрсәтер икән ул безгә! Аның үрнәгендә без дә кушылырбыз дип уйлыйм”, – диде Данил Салихов.

Равил Фәйзуллин барча килгәннәргә рәхмәтләрен җиткерде.

Адәм баласына дуслар, туганнар, фикердәшләр белән аралашудан да кадерле, зур әйбер юк. Безгә бу бигрәк тә тансык. Милләт, телләр язмышы хәл ителгән мәлдә һәр очрашу, һәр ашалашу эчке мәгънәгә ия. Бүгенге чара спорт бәйрәме дә, әдәби бәйрәм дә, күңел-җан бәйрәме дә булсын иде. Монда инде зурлап әйттеләр – Фәйзуллин ярышлары, фәләннәр дип. 75 яшьтә мин әллә кемнәр белән ярышсам инде дөрес булмас иде. Бу бергә аралашу, йөзү, табигатьнең тәмен белеп, аның тәнгә сихәт икәнен аңлау мөмкинлеге. Бүген изге Арча җиренең шифасын тоеп кайтсак иде, – диде үз исемендәге йөзүләрнең ачылышы вакытында Равил Фәйзуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*