tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атнабай, Хания, Салават якташлары татар конгрессында булдылар
Атнабай, Хания, Салават якташлары татар конгрессында булдылар

Атнабай, Хания, Салават якташлары татар конгрессында булдылар

Тәтешле район үзәгенең төрле оешмаларында эшләүче кардәшләр Казанны күрү, татар мәдәнияты белән якынрак танышу өчен ял сәфәренә чыкканнар. Башкаланың Ирек мәйданында урнашкан өч катлы матур бинада  кунаклар Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштылар. Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров кунакларны сәләмләп, татар тормышындагы һәм милли оешмалардагы хәлләр турында сөйләде.

БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Илгиз Халиков милли яшәешнең актуаль мәсьәләләре, Башкортостан белән элемтәләр турында аңлатма бирде. Тәтешле кунаклары татар милли тормышы турында үзләренең фикерләре белән бүлештеләр. Күренекле шагыйрьләр Әнгам Атнабаев, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, җырчылар Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов кебек атаклы шәхесләрне биргән Тәтешле ягы киләчәктә дә татар дөньясының көчле  төбәге булып калсын өчен Тәтешле-Казан элемтәләре киләчәктә өзелмәскә тиешлеге әйтелде.

 

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*