tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралиядә яшәүче милләттәшләребез телләрен һәм гореф-гадәтләрен сакларга тырыша
Австралиядә яшәүче милләттәшләребез телләрен һәм гореф-гадәтләрен сакларга тырыша

Австралиядә яшәүче милләттәшләребез телләрен һәм гореф-гадәтләрен сакларга тырыша

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Австралиядә гомер итүче милләттәшләребез булып китте. Кафия Даутов һәм Мөкаддәс Вәлиф балаларны җыеп Казанга – “Сәләт” лагеренә алып килгән. Фәдилә Вәлифф, Фатих Вәлиф, Фируза Вәлифф, Зилә Дотов, Резедә Вәлифф “Сәләт-Рухият” сменасында катнашачак.

Ерак җирләрдә яшәүче милләттәшләребезнең яшәеше, башкалабызга аларның нинди өмет-теләкләр белән килүе турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров сорашты. Ул кунакларны җылы сәламләде, аларны Конгресс бинасында күрүгә шат булуын белдерде. Аның сүзләренчә, бүген 30дан артык илдә татар оешмалары эшли һәм алар милләттәшләребезгә телен, гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм итә.

  • Безнең австралиядә дә үзебезнең кечкенә генә җәмгыятебез эшләп килә. Без бергәләп җыелышып, төрле бәйрәмнәребезне үткәреп, телебезне өйрәнеп әкрен генә шулай гомер итәбез. Үзебезнең мәчетебез бар. Анда дини йолаларыбызны үтибез, дини бәйрәмнәребезне үткәрәбез, – дип сөйләде Резедә Вәлифф.

Ерак Австралиядә гомер итүләренә карамастан, милләттәшләребез телләрен саклап калырга тырыша. Алар татарча аңлый, азмы-күпме сөйләшә, татарча шигырьләр, җырлар өйрәнә. “Туган тел”не җырлап та күрсәттеләр. “Сәләт” лагерендә алар яңа дуслар табарга, туган телләрендә аралашып, сөйләмнәрен камилләштерергә өметләнә.

Данис Шакиров милләттәшләребезне “Сәләт” лагере белән генә чикләнмичә, Татарстан Мәгариф министрлыгы оештырган лагерьларында да катнашырга чакырды. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы милләттәшләребезгә Татарстан вузларына укырга керүдә дә теләктәшлек итә алуы хакында әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*